+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 февраль 2021, 13:20

Аерылмагыз...

Аерылышу – авыр вакыйга.

Аерылышу – авыр вакыйга. Ләкин бу хәлне берничек тә урап узып булмый икән, аны стрессларны мөмкин кадәр киметеп, хәтта матур итеп үткәреп җибәрергә мөмкин. Ничек итеп, дисезме? Чит илдә җаен тапканнар! Моның өчен бары... калын кесә кирәк.
Австралиядә тиздән аерылышучы парлар өчен биш йолдызлы махсус отель ачарга җыеналар. Бу гади булмаган отельдә араларын өзәргә җыенучылар 48 сәгатькә ике аерым VIP-номерга урнаша. Бу вакыт эчендә алар тыныч, яхшы мохиттә адвокатлары, психологлар белән очраша һәм барлык мәсьәләләрне хәл итә.
Искиткеч яхшы хезмәтләндерү, ресторан, СПА-процедуралар кешеләргә дустанә мөнәсәбәттә, тыныч аерылышырга ярдәм итә, ди. 48 сәгать буе матур итеп аерылышу өчен сигез мең доллар акча кирәк икән. Өстәмә чаралар һәм күбрәк көннәр таләп ителсә, әлбәттә, хак арта. Мондый отельләр АКШ, Бөек Британия һәм Нидерландта бар икән инде.
Кызык, безнең гади халыкны шулай аерылыштырып караганда ни булыр иде икән? Бәлки, аерылышулар, яңадан теркәлгән никахлар саны артыр иде...
Фото: news.noteru.com
Читайте нас: