+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 февраль 2021, 16:55

Ир-егетләрне ничек аңларга?

Акыллы хатыннардан сезгә берничә "лайфхак".

"Хатын-кызны аңлау авыр", диләр. Күп вакыт ир-егетне дә аңлау җиңел түгел. Ә бәлки аларны аңларга тырышырга кирәк тә түгелдер?
1. Ир кеше сезгә кычкырганда нишләргә? Тыныч һәм сүзсез калырга тырышыгыз. Аның кычкыруына җавап бирмәвегезне аңлагач, ул тынып калыр, һәм... аңа уңайсыз булып китәр. Икенче тапкыр ул сезгә тавыш күтәрергә теләмәс, ирләр уңайсызлык хисен авыр кичерә.
2. Сезгә ир-ат нәрсә әйткәнен аңламагач, сез яңадан сорашасызмы? Болай эшләмәгез. Ни өчен? Чөнки бу ир-атларны "җенләндерә". Нишләргә соң? Аның күзләренә, мәктәптә сез нәрсә дә булса аңларга тырышканда укытучыга караган кебек, игътибар белән карагыз. Ничек кенә сәер булмасын, бу алым тәэсир итә. Ир кеше, сезнең кызыксынуыгызны күреп, ачыклык кертә башлаячак.
3. Ир-атны аңлау өчен иң беренче нәрсә эшләргә кирәк? Күзләр белән элемтә урнаштырыгыз. Аның күзләренең төсен билгеләгез, чын күңелдән елмаегыз.
4. Компаниядә кемгә барысыннан да күбрәк ошаганыгызны белергә телисезме? Уңышлы шаярудан соң, күз карашларына игътибар итегез. Инстинктив дәрәҗәдә һәркем үзенә барысыннан да күбрәк ошаганнарга карый.
5. Көнли, тәнкыйтьли яки орыша башласа, нишлисез? Аклана башлыйсызмы? Кирәкми. Гади генә кабул итегез - аның янына барыгыз да якынрак утырыгыз. Сезнең якынлыкны сизеп, ул йомшарачак. Кеше янәшә утырса, кычкыру ахмаклык бит?!
6. Ир кеше сез теләгәнне үтәсен өчен нишләргә? Башта ниндидер катлаулы нәрсә турында сорагыз. Моңа күп вакыт һәм осталык кирәк булсын. Мөгаен, ул риза булмас. Аның каравы, икенче тапкыр, сез сорагач - ул ризалашачак. Ни өчен? Аңа кат-кат сезгә каршы килү кыен булачак, шул ук вакытта, сезнең элек әйтән теләгегездән монысы җиңелрәк икәнен аңлаячак.
Фото: Яндекс.Дзен
Читайте нас: