АКШта Русия эстрадасы йолдызларының ничек ял итүе турында сөйләделәр.
АКШта автопрокат хуҗасы аңардан элита машиналар арендалаучы йолдызларның тормышта үзләрен ничек тотуы турында сөйләде, дип белдерә "СтарХит" басмасы. Ачыкланганча, сәхнәдән читтә кайбер артистлар идеалдан бик ерак тора икән.
Аерым алганда, бизнесменның ачуын Потап һәм Настя Каменских кузгатканнар. Алардан соң кыйммәтле машина начар хәлдә калган. Аның сүзләренчә, машина эчендә кокаин табылган.
Тик автомобиль хуҗасының дәгъвалары моның белән генә тәмамланмаган. Ул артистларның машинаны дөрес итеп кире кайтармавына зарланган. Янәсе, Потап аңа СМС-хәбәр язган, ул зур стоянкада автоны ташлап калдырганлыгын белдергән.
"Ни өчен мин ул машинаны эзләргә тиеш?!" - ди машина хуҗасы. Бу хәлдән соң ул артистларга штраф салыначак, дигән.
Фото: РИА Новости