Актер Михаил Ефремов СИЗОда сорау алу барышында аның элекке адвокаты Эльман Пашаев шаһитлар сатып алырга тәкъдим итүен белдерде.
Күптән түгел Михаил Ефремов башкала СИЗОсы "Водник"ка китерелде. Артистны шаһитларны сатып алу турындагы эш буенча күрсәтмә бирү өчен Белгород колониясеннән китергәннәр. Кайбер шаһитлар белдергәнчә, авария вакытында Ефремов машинада булмаган, гәрчә элегрәк ул үз гаебен таныган булса да.
Журналистлар хәбәр иткәнчә, Михаил Ефремов полициядәге сорау алу вакытында көтелмәгән мәгълүмат белдергән. Артист сүзләренчә, адвокат Эльман Пашаев аңа шаһитлар сатып алырга мөмкин, дип әйткән.
"Судта сине машинада булмаган дип әйтергә мөмкин булган кешеләр бар", - дип искә ала артист юрист сүзләрен.
Исегезгә төшерәбез, Пашаев Ефремов мәнфәгатьләрен суд тикшерүе барышында яклаган иде. Адвокат сүзләренчә, аңа мөстәкыйль рәвештә актер гаебен кире каккан авария шаһитлары чыккан. Хәзер эш буенча шундый өч шаһит уза: Андрей Гаев, Александр Кобец һәм Теван Бадасян. Ирләр бертавыштан Михаил Ефремов пассажир утыргычында булган, ә йөртүче, янәсе, аларга таныш булмаган ниндидер ир-егет иде, дип белдергәннәр.
Әмма тикшерү барышында ачыкланганча, аларның сүзләре эш материалларына каршы килә. Мәсәлән, һәлак булучының гаилә вәкиле - Добровинский нәкъ Ефремов руль артында булган видеоны күрсәткән.
Әлеге вакытта бу хәл буенча тикшерү дәвам итә.
Фото: starhit.ru сайтыннан.