Киң билгеле спортчы Александр Плющенко "СтарХит" басмасыннан аның баласы турында ялган мәгълүмат биргән өчен миллион сум акча таләп итә.
Адвокат Александр Добровинский Олимпия чемпионы Александр Плющенконың һәм продюсер Яна Рудковскаяның улларына үткәрелгән психологик экспертиза нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул "СтарХит" басмасына каршы җинаять эшен тикшерү кысаларында эшләнгән иде.
Экспертиза балада бернинди психик тайпылышларны да күрсәтмәгән. "СтарХит" басмасы исә элегрәк, аңарда "Аспергер синдромы" авыруы бар, дип язып чыккан иде.
"Җинаять эше кысаларында үткәрелгән психологик экспертиза балада нинди дә булса психик тайпылышлар булмавын күрсәтте. Дөресен әйткәндә, бу болай да аңлашыла иде", - дип китерә "РИА Новости" Добровинский сүзләрен.
Хәзер күренекле спортчы басмадан ялган мәгълүмат тараткан өчен бер миллион сум акча таләп итә.
Фото: Правда Ру сайтыннан.