-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 февраль 2021, 13:40

Ялгызлык буенча... министр билгеләгәннәр

Япония Премьер-министры Ёсихидэ Суга шундый карар чыгарган.

Япония Премьер-министры Ёсихидэ Суга шундый карар чыгарган.

Төбәкләр үсеше министры Тэцуси Сакамотоның бер үк вакытта "ялгызлык министры" итеп билгеләнүе турында Япония Премьер-министры карар кабул итте.

Бу хакта Токиодагы матбугат конференциясе барышында Министрлар кабинеты генеральный секретаре Кацунобу Като хәбәр итә.

Министрлар кабинеты вәкиле сүзләренчә, ялгыз кешеләр проблемалары өчен җаваплы министр вазыйфасы турындагы карарның максатын шәрехләп, Като, сүз, шулай ук, туучылар саны түбән булу белән бәйле рәвештә барлыкка килә торган иҗтимагый проблемаларны хәл итү турында бара, дип аныклады.

Моннан тыш, шулай ук җәмгыятьтә кешеләрнең үз-үзенә кул салу проблемасы кискен тора, бигрәк тә хатын-кызлар һәм яшьләр арасында. Министрлар кабинеты генеральный секретаре фикеренчә, илдә коронавирус пандемиясе барышында ялгыз кешеләрнең проблемалары аеруча кискенләшкән. Үткән елда Япониядә үз-үзенә кул салучылар саны 20 919 кеше тәшкил иткән.

Белгечләр фикеренчә, пандемия вакытында мәшгульлек булмау, балалар карау һәм йорт мәшәкатьләре стресс дәрәҗәсен арттырган.

Фото: photographers.ua
Читайте нас: