+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 февраль 2021, 15:35

Кобзон да гүләйт иткән...

Иосиф Кобзонның тол хатыны артист белән үги уллары хакында бервакытта да белгертмәүләре турында сөйләде.

Иосиф Кобзонның тол хатыны артист белән үги уллары хакында бервакытта да белгертмәүләре турында сөйләде.

Иосиф Кобзон үлгәннән соң аның тормышыннан бик кызык нәрсәләр ачыкланды. Шулай итеп, артистның тол хатыны иренең икенче хатыннар белән йөргәнен белдерде. Ә тагын Нелли Кобзон беренче тапкыр үги улы турында сөйләде, ул хәзер Әрмәнстанда яши икән.

Кобзонның тол хатынын еш кына билгесез бер ир-егет белән күрә башлаганнар. Халык, Нелли Михайловна яңа ухажер тапкан дип шикләнгән, ләкин, ачыкланганча, бу алай түгел икән.

- Ул - безнең Иосиф белән балалар йортыннан алып тәрбияләгән улыбыз, - дип ассызыклады НТВ каналында 70 яшьлек Нелли Кобзон. - Аны без бала чагында алдык, хәзер ул Әрмәнстанда яши.

Сүз уңаеннан, болар соңгы вакытта Кобзонның хатыны сөйләгән барлык ачышлар да түгел әле. Күптән түгел ул иренең аңа хыянәт иткәнен дә әйтте. Нелли Михайловна хәтта, әйберләрен җыеп, өйдән чыгып киткән, ләкин күпмедер вакыт узгач, янә кире кайткан.

Фото: starhit.ru сайтыннан
Читайте нас: