+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 февраль 2021, 14:25

Мескенкәйләр "коммуналка" өчен күп түли, имеш...

Күренекле артист Максим Галкин соңгы вакытта акча җитмәүгә зарлана.

Күренекле артист Максим Галкин соңгы вакытта акча җитмәүгә зарлана.

Максим Галкин коммуналь хезмәтләр өчен счетларны җентекләп күзәтә икән. Кайвакыт артист хәтта экономияләргә тырыша, әмма нәтиҗәдә түләүләр барыбер шактый зур сумма килеп чыга ди. Шул уңайдан артист акча кытлыгы турында белдерә, чөнки, имеш, соңгы вакытта концертлар куярга ярамагач, ул акчаны аз эшләгән.

Алла Пугачева һәм Максим Галкин Мәскәү янындагы Грязь бистәсендә яшиләр, анда алар зур өй төзеткән. Йортны күргән шаһитлар аны Европа корольләренең резиденциясенә охшаткан.

Әлбәттә, мондый торакны тоту-карау кыйммәткә төшә. Бу хакта Галкин Беренче каналда "Кичке Ургант" тапшыруының бер чыгарылышында сөйләгән иде инде. Нишлисең, байларча яшәгәч, байларча түлисең инде, зарланып мескенләнмәгез!

Фото: www.starhit.ru басмасыннан
Читайте нас: