+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 февраль 2021, 12:50

Матвиенконың пенсиясе күпме?

Элегрәк 450 мең сум турында сүз бара иде...

Элегрәк 450 мең сум турында сүз бара иде...

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың 450 мең сум пенсия алуы турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Бу хакта, РИА Новости хәбәр итүенчә, Русия парламенты югары палатасы спикеры үзе әйткән.

Матвиенко бу имеш-мимешләр уңаеннан ачулануын белдерде һәм мондый хәбәрләрне фейклар дип атады.
«Минем декларация ачык. 50 елга якын хезмәт стажым бар, пенсия 25 мең сум тәшкил итә", - дип өстәде Федерация Советы спикеры.

Ул сенаторларга мондый имеш-мимешләр тумасын өчен чиновниклар һәм парламентарийларның керемнәре турында дөрес мәгълүмат бирү турында уйларга тәкъдим итте.

Кичә Интернетта Валентина Матвиенкога исәпләнгән пенсиянең айлык күләме 450 мең сум тәшкил итүе турында хәбәрләр пәйда булган иде. Алар шулай кире кагылды.

Фото: globallookpress.com
Читайте нас: