-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 февраль 2021, 13:15

Исәнбайга балыкчылар бәйрәменә килегез!

Илеш районының Исәнбай авылында Балыкчылар бәйрәме - бәкедән балык тоту ярышы оештырыла.

Илеш районының Исәнбай авылында Балыкчылар бәйрәме - бәкедән балык тоту ярышы оештырыла.

- Мондый кышкы ярыш оештыру соңгы елларда Исәнбайда күркәм бер традициягә әйләнеп китте. “Быел балыкчылар бәйгесе үткәреләме?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр, электрон почтабызга язучылар да булды.
Шулай итеп, 23 февральдә 11 сәгатьтә һәвәскәр балыкчылар бәйгесе башланып китәчәк. Оештыручылар анда катнашучыларның авыл буасында җыелуын сорый, - диде Исәнбай авыл хакимияте башлыгы Фәгыйтьҗан Зарипов.

Ачык бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Елдагыча, иң күп балык тотучы, балыкны беренче каптыручы, иң яшь һәм иң тәҗрибәле балыкчылар бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк.
Катнашучылар балык каптыру өчен теләсә нинди җим куллана ала.
Биредә шулай ук концерт, спорт уеннары оештырыла, пылау, уха пешерелә, чәй табыны әзерләнә.
Бәйрәмгә битлек киеп килегез.

Фото:Яндекс.Дзен
Читайте нас: