+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
26 февраль 2021, 11:54

Куяннар сугышканын күргәнегез бармы? (видео)

Ә без аларны куркак дигән булабыз!

Кыш ахырына якынлаша, димәк, кыргый җәнлекләргә көн күрү дә көннән-көн авыр.

Салават шәһәренең бер заводы каршында куяннар, чын-чынлап, сугыш оештырган. Видеодан күренгәнчә, ике ак куян үзара тәм-томны бүлешә алмый.

Шулай шул, куян булсаң да, ачыкканда сугышырга да туры килә. Инде озак кына көч сынашканнан соң, куяннарның берсенә бирешергә туры килә.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, куяннар бу завод янына еш килә. Предприятие хезмәткәрләре инде күптән йомшак кунакларга ияләшкән һәм аларны төрле тәмле ризыклар белән сыйлый икән.
Фото: mishred-m.rbsmi.ru
Читайте нас