Мин күпчелеге хоккей, футбол һәм үзебезнең илдә төшерелгән кинофильмнар карарга яратам, ә хатын чит ил сериаллары өчен үлеп бара. Пультны эләктереп, хоккейның беренче периодын карап өлгерсәм өлгерәм, аннан соң хокук таягы хатын кулына эләгә.
- Спорт яраткан кеше тәүдә үзе спорт белән шөгыльләнергә тиеш, телевизорга төбәлеп, корсак шиңдереп булмый, бар, минем кинофильм беткәнче урамның теге очыннан йөгереп кил, - дип, мине өйдән чыгарып җибәрде.
Урамдагы өч электр баганасы арасын биш-алты тапкыр йөгереп урадым да, телемне эт шикелле сәлендереп, өйгә кайтып кердем.
- Вәт, молодец, синнән хәзер шәп спортчы чыга! - дип, хатын миңа телевизор пультын тоттырды.
Икенче көнне дә телевизор каршысына яткан идем:
- Бар әле, бер-ике әйләнеп кер, шуннан хоккей карарсың! - дип, хатын мине тагын тышка чыгарып җибәрде. Мин шул баганалар арасын тиз генә мыш-мыш йөгереп килдем дә, өйгә кереп, телевизорны кабыздым.
- Бик тиз кердең, әле минем сериал башланмаган да, бар, тагы йөгереп кер! - дип, песине җилкәсеннән тотып чыгарып ташлаган шикелле, мине дә ишек алдына чыгарып бастырды.
Мин, урамга чыгып, бур шикелле як-ягыма каранып торганда күршенең хатыны каяндыр кайтып килә иде.
- Нәрсә, күрше, кичә койрыгыңа ут капкандай бер баганадан икенчесенә чаба идең? – дип сораган була.
- Физкультпривет! Мин бит хәзер спорт белән шөгыльләнәм! - дигән булдым, берничә тапкыр чүгәләп күрсәтеп. - Республика чемпионатына җыенам!
- Синең кебекләр генә җитмәгән иде анда, - дип хәйләкәр елмайды да йортына кереп китте.
Мин тагын алан-йолан карандым да кузгалып киттем. Беренче багана арасын бик тиз үттем, өченче баганага җитәрәк: “Менә кем йөри икән ул төн буе этне өрдереп, йокымны бүлеп!” - дигән тавышка сискәнем тукталып калдым. Якындагы йортта яшәүче Яппар икән.
- Күрмисеңме, йоклар алдыннан спорт белән шөгыльләнәм, йөзгә җитәргә исәп бар, - дигән булдым, яхшы ат шикелле бер урында тыпырдап.
- Җитәрсең, җитәрсең, безнең авылда йөздән артык багана бар, - дип көлемсерәп куйды һәм капкасын шап итеп ябып кереп китте.
Мин дә юлымда булдым. Әлеге араны ут тизлеге белән үттем дә өйгә кадәр йөгереп кереп киткәнемне дә сизмәгәнмен.
- Нәрсә шулкадәр чабасың, корт чактымы әллә? – дип каршы мине хатын.
Бер көнне дә калдырмыйм, өч багана арасын көннән-көн тизрәк үтә башладым.
Шулай кыш та якынлашты. Хатын бер көнне:
- Сиңа хәзер чаңгы алып бирергә кирәктер, кардан йөгерергә син куян түгел инде, - ди хатын.
- Әй Ходаем, күрәселәр алда икән әле! - дип көрсенеп куйдым да, башыма - башлык, аякка кыска кунычлы ката киеп, урамга йөгерергә чыгып киттем.
Капка төбенә генә чыгып баскан идем, күрше атын җигеп чыгып килә.
- Күрше, кая барасың? – дип сорадым.
- Әткәйләргә сугым ашына, - ди.
Алай булгач, мин дә аның белән йөреп кайтырга булдым һәм тиз генә ат арбасына сикереп менеп тә утырдым.
Кар-бураннарны туздырып барып җиткәндә күктә йолдызлар да кабына башлаган иде. Исәнлек-саулык сорашкач, безне табын артына утырттылар. Рәхәтләнеп ит ашадык, коймаклап чәй эчтек, телевизордан яраткан кинофильмны карап, хоккей беткәч кенә кайтыр юлга чыктык. Бактың исә күршем дә үз йортында телевизор карый алмыйча этләнә икән, шуңа көн аралаш булса да күрше авылда яшәгән әтисенә барып кайта.
Мин урам башында ук төшеп калдым да, йөгереп арыган кеше шикелле, өйгә кайтып кердем. Карасам, хатын, кулына пультны тотып, диванда йоклап утыра. Ничек ачуым кабарганын белсәгез иде, кулыннан пультны тартып алдым да:
- Өйдә кем хуҗа?! – дип кычкырып җибәрдем.
Хатынның ничек дертләп уянганын күреп, үзем дә сикереп киттем. Ул, бахырың, калтыранган тавыш белән: "Си-и-н-н..." - диде дә коты очкан песи шикелле аш бүлмәсенә кереп качты. Менә шуннан бирле йортта мин хуҗа, нәрсә телим - шуны карыйм...