+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
1 март 2021, 10:25

"Малаховның тапшыруларын ябарга кирәк..."

Кайбер кешеләр фикерләренчә, бу тапшырулар җәмгыятькә тискәре йогынты ясый.

Кайбер кешеләр фикерләренчә, бу тапшырулар җәмгыятькә тискәре йогынты ясый.

Актер Дмитрий Певцов Андрей Малаховның ташыруларын тәнкыйтьли. Актер фикеренчә, бу өлкәгә тоталь цензура кертергә кирәк.

Актерны киңкүләм тамашачыларның җәнҗаллы телетамашага тартылуы борчый, дип хәбәр итә «Слово и Дело» басмасы. Ул бөтен медиасфераны — кино һәм театрдан алып күргәзмә һәм телевидениегә кадәр цензураны караячак комиссия төзү проектын тәкъим иткән. Певцов сүзләренә караганда, русиялеләр өчен реалити-шоу, Малаховның тапшырулары урынына, яхшылык, мәхәббәт һәм шатлык китерә торган тапшырулар булдырырга кирәк.

Дмитрий цензорлар комиссиясен танылган сәнгать эшлеклеләреннән төзергә тәкъдим иткән. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, башка күп кенә танылган актерлар да бу башлангычны хуплаган.

Фото: dnr-hotline.ru
Читайте нас