+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
3 март 2021, 08:05

Кияүгә чыкканнан соң үлгән

Ни өчен?

Ни өчен?

Һиндстанда кәләш, кияүгә чыккач, берничә сәгатьтән соң, кинәт вафат булган. Бу хәл Адьяр шәһәрендә булган.

23 яшьлек Лайла якшәмбе көнне кияүгә чыккан. Яшьләр искиткеч туй тантанасы уздырган, анда аның абыйсы да өйләнгән, дип хәбәр итә "The Times of India" басмасы.

Яшь парларны берничә йөз кунак котлаган. Арытаба бәйрәм рәсми булмаган өлешкә күчкән. Якын туганнары һәм дуслары күңел ачу өчен киленнең өенә барган. Кыз бәйрәмнән ләззәт алган, әмма төнге өчләрдә ул көтмәгәндә күкрәге авыртуга зарланган һәм аңын югалткан.

Әтисе кызны дәваханәгә илткән, тик табиблар аның үлемен генә белдергән. Үлемнең сәбәбе - йөрәк өянәге.

Фото: Рен тв сайтыннан.
Читайте нас