* Мартта күк күкрәсә, салкыннар көтегез.
* Күк күкрәмичә генә яшен күрсәгез, җәй салкын булыр.
* Март яңгырлы булса, гөмбәле җәйгә ишарә.
* Мартта суык һәм коры булса – икмәк уңар.
* Мартта боз сөңгеләре озын булса, яз озак килер.
* Мартта томан еш төшсә, яңгырлы җәйгә.
* Март ахырында карның тиз эрүе һәм суларның тиз китүе дә – яңгырлы җәй билгесе.
Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар
1 – Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зифа Нагаевага – 65 яшь;
– Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне.
3 – Бөтендөнья язучылар көне.
4 – Юридик фәннәр докторы, Башкортстанның атказанган юристы Зөфәр Еникеевка – 70 яшь.
6 – Үзешчән композитор Рәис Ханнановка – 65 яшь.
8 – Халыкара хатын-кызлар көне;
– Советлар Союзы герое Миңнегали Гобәйдуллинның тууына – 110 ел.
10 – Архивлар көне;
–шагыйрь һәм журналист Фаек Мөхәммәтҗановның тууына 110 ел;
– прозаик Ярулла Вәлиевның тууына 100 ел.
15 – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне.
18 – Башкорт дәүләт академия драма театры классигы, БАССРның һәм РСФСРның халык артисты Әмин Зөбәеровның тууына 130 ел.
19 – Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне.
20 – Русия Эшче-Крестьян хөкүмәте белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет Автономиясен төзү турында килешүгә кул куелган көн (1919);
– балет остасы, педагог, БАССРның һәм РСФСРның халык артисты Хәләф Сафиуллинның тууына 100 ел;
– Башкортстанның халык артисты Фәйрүзә Шәйдуллинага – 70 яшь.
21 – Торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне;
– Бөтендөнья шигърият көне.
22 – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Рафаэль Исмәгыйлевка – 70 яшь.
26 – Уфа шәһәре “Ихлас” мәчете мәҗлес рәисе Мөхәммәт Галләмгә 70 яшь;
– БАССРның һәм РСФСРның халык артисты Радик Гәрәевның тууына 65 ел.
27 – Халыкара театр көне.