+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
4 март 2021, 10:15

Аюлар уяна...

Иглин районындагы авыл хуҗалыгы фермасында кышкы йокыдан соң өч аюның берсе уянган.

Иглин районындагы авыл хуҗалыгы фермасында кышкы йокыдан соң өч аюның берсе уянган.

Бу хакта социаль челтәрләрдә Идиятуллиннар гаиләсе вәкиле Сәгыйтьҗан хәбәр итте.

«Менә кыш буе йоклады. Молодец! Ике ай ярым йокы симертте", - дип язган Сәгыйтьҗан.

Чалыш табанның йоны ялтырый башлаган, ә күз карашы йомшарган. Фермер, аю әле "йокыга" да китәргә мөмкин, дип фаразлый, чөнки вакыт-вакыт кешеләр төзекләндергән өненә әйләнеп кайта икән.

Исегезгә төшерәбез: Олы-Теләктәге Идиятуллиннар фермасында өч аю яши, шул исәптән циркның элекке артисты "Тишка" да. Волонтерлар аны читлектә бик авыр хәлдә тапкан иде.

Фото: Башинформ
Читайте нас