93 яшьлек әби күпләргә үрнәк күрсәтә!
Белгородта яшәүче 99 яшьлек пенсионер танкта йөргән. Ул бу гамәлен Валуйки шәһәрендәге хәрби часть территориясендә кылган. Аны Белгород өлкәсендә "Тимер әби" дип йөртәләр икән.
- Яшь буынга бүген танкта узачак «Тимер әби»гә тиңләшсеннәр өчен үрнәк күрсәтәсем килә, - дип мөрәҗәгать иткән полигонда җыелучыларга Мария Колтакова.
Әгәр әбинең бу гамәле акылсыз кебек тоелса, карчыкның элекке рекордларын искә төшерәбез: 93 яшендә ул парашют белән сикергән, ә соңгы вакытта акваланг белән йөзә башлаган, һава шарында очкан, картинг белән мавыга башлаган.
Фото:belgorod.bezformata.com сайтыннан.