4 мартта танылган татар язучысы, прозаик, драматург, техник фәннәр докторы, галим, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Һади Атласи, Мифтахетдин Акмулла исемендәге премияләр лауреаты, отставкадагы полковник, Латвиянең “Идел” татар мәдәни җәмгыяте җитәкчесе, Стәрлебаш районының шәрәфле шәхесе Зәки Зәйнуллин 87 яшендә вафат булды.
Зәки Лотфулла улы 1933 елның 10 июлендә Башкорт АССРының Стәрлебаш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер ел колхозда һәм Куганакбаш авылында эшли.
1952-88 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. 1955 елда – Иркутск хәрби-авиация, 1963 елда Югары ракета училищесын тәмамлый. Арытаба Семипалатинск шәһәрендә атом полигонында белем ала, водород бомбасы буенча белгеч була, инженер-атомчы булып эшли. 1967-70 елларда диссертация яклап, техник фәннәр кандидаты була.
1970-77 елларда Рига Югары хәрби ракета училищесында өлкән фәнни хезмәткәр вазыйфасын башкара. 1985 елда Зәки Зәйнуллин – техник фәннәр докторы, ә 1993 елда Татарстан Республикасының Фәннәр академиясендә фәнни-тикшеренү эшләре җитәкчесе була.
– Утыз алты ел ярым мин Русия армиясендә хезмәт иттем. Шуларның утыз дүрт елын офицер булдым, – дигән иде бервакыт Зәки Зәйнуллин. –Соңгы дәрәҗәм – полковник-ракетачы, техник фәннәр докторы, стратегик ракета буенча инженерлар әзерли торган Югары училищеда өлкән укытучы. Русия Кораллы көчләрендә бүген дә дежурда торган (1980 елдан бирле), 11 мең чакрымга ата торган стратегик ракета “Тополь-М” двигателенең каты ягулыктан ныклык буенча зарядын мин исәпләгәннән соң гына ясый алдылар. Конструктор мин! Уңганмын, эшлимен! Күп язам, күп бастырам. Эшемнең нәтиҗәсе: 1978 елда “Мыжык” дип аталган беренче хикәямне язып, “Чаян”да бастырган идем. Шул гомер эчендә 27 повесть, 4 роман, 300дән артык хикәя язылды. Ходай исәнлек бирсен, тагын язарбыз. Үлмибез әле!
Казанда 1989 елдан яшәдем. Инде аннан китәргә карар кылдым. Минем өчен иң шәп урын – борынгы, данлыклы Стәрлебаш авылы, ә иң асыл, батыр кешеләр – Стәрлебаш татарлары...
Соңгы елларда Зәки Зәйнуллин туган авылында яшәде. Гомеренең азаккы көненә кадәр иҗат итте. 18 китабының күбесе якташларының язмышына, аларның күркәм эшләренә багышланды. Кече Ватанына зур мәхәббәт хисе белән яшәде. Пьесалары буенча спектакльләр куелды. Аларның иң күренеклесен – “41нең арбалы хатыннары”н Камал һәм Стәрлебаш татар халык театрлары куйды.
Стәрлебашның данлыклы, горур улы – Зәки Зәйнуллин турындагы якты истәлек якыннары, якташлары күңелендә мәңге сакланыр. Авыр туфрагы җиңел булсын!
Айгөл Юлъякшина.