Дөньяга 600 граммлы бала туган.
Ростов шәһәренең перинаталь үзәгендә экстремаль түбән авырлык (нибары 600 грамм) белән сабый туган. Яңа туган сабый мөстәкыйль сулый алмый һәм дөньяга килгәннән соң берничә айдан соң гына ашый ала башлый.
Башта малай хәтта зонд аша да ризыкны кабул итә алмый. Шуңа күрә аминокислоталар, май һәм углевод эремәләрен балага укол аша биргәннәр.
Беренче айда әнисенә балага кагылырга гына рөхсәт иткәннәр. Баланы кулга алу бик куркыныч булган.
Һәм менә, ниһаять, биш ай һәм сигез көн көрәшкәннән соң баланы реанимациядән чыгарганнар. Ул мөстәкыйль сулый, ризык кабул итә башлаган, хәтта әнисен танып алган.
- Ана булу шатлыгын бүләк иткән өчен үзәк табибларына рәхмәт әйтүдән туктамыйм, - ди әнисе.
Фото: pixabai.com