Алар галимнәр тикшеренүләре белән расланган.
Кытайлылар омега-3 майлы кислоталы балыкка басым ясый, дип хәбәр итә Вести.RU 1. Бу ил белгечләре 16 ел дәвамында 240 мең ир-егет һәм 180 мең хатын-кыз мисалында гомер озынлыгы һәм туклануның үзара бәйләнешен тикшергән.
Тикшеренүдә катнашучыларның кайберләре көн саен төрле күләмдә балык ашаган. Балыкны даими ашаган ир-егетләрнең кан тамырлары тайпылышлары 10 процентка сирәгрәк булган, аларның, балыкны яратмаган ир-егетләр белән чагыштырганда, бавыр авыруларының куркынычы 37 процентка кимегән.
Балык һәм диңгез ризыкларын даими кулланган хатын-кызларның 38 процентында Альцгеймер авыруы үсешенең кимүе күзәтелгән. Өстәвенә, даими рәвештә балык куллану яман шештән һәм салкын тию аркасында азып китә торган авырулардан үлү куркынычын киметкән.
Шуны истә тотарга кирәк: балык ризыгын ничек әзерләү мөһим әһәмияткә ия. Шулай итеп, кыздырылган балык, мәсәлән, пешкән яисә төнәтелгәненнән аермалы буларак, күпчелек файдалы үзенчәлекләрен югалта.
Фото:pixabay.com.