Элек-электән тозның гадәттән тыш сыйфатлары барлыгын белгәннәр. Тозны бүген дә ризык буларак кына кулланмаучылар бар.
Тоз безнең яклаучыбыз булып тора, ул бөтен тискәрелекне үз өстенә ала.
Көнегез авыр булса, әйләнә-тирәгездә кычкыру, сүгенү, начар энергия булса, өегезгә кайтып, диңгез тозы салынган ванна кабул итегез. Бу мөмкин булмаса, тәнегезгә тоз сөртегез дә 5 минут тотканнан соң, юыныгыз. Шул рәвешле сездәге барлык негатив юылып төшәр.
Тозны бурычка бирергә ярамый һәм кеше тозын да алмаска кирәк. Югыйсә, уңышны ялгыш кына биреп, үзеңә чит энергетиканы алырга мөмкин, ә ул һәрвакыт яхшы түгел.
Өстәл артында утырган килеш, башкаларга тозны тапшырмагыз. Акчалата уңыштан мәхрүм калырга (аны тапшырырга) мөмкин.
Әгәр юлга чыгар алдыннан уңыш җәлеп итәсегез килә икән, чыгар алдыннан өстәлгә тоз куярга кирәк. Ул чагында юлда күңелсезлекләр булмас.
Тозны агач савытта тоту яхшырак. Агачта тоз үз көчен, тылсымын саклый һәм кешене тискәре энергиядән арындыра.
Өйгә акча җәлеп итү өчен тозны төнгә ябык савытта калдырыгыз. Бу муллыкны яхшырта һәм йортны тискәре энергиядән чистарта, гаилә әгъзаларын начар күзләрдән һәм бозыклыктан саклый. Мондый тозны өч көн саен алыштыралар һәм һич кенә дә азык итеп кулланмыйлар, чөнки бу тоз бөтен тискәре энергияне үзенә ала икән.