+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
22 март 2021, 06:15

Икеләтә

Марат Кәбировтан сатира һәм юмор

Кыш кышка охшап килсә, салкынга өйрәнәсең инде. Кырык градуска җитсә дә, артык исең китми. Көн саен шулай ич, ә синең киемнәр әзер, кәеф көйләнгән. Тик менә көннәр җылы булып торып, кинәт кенә суытып җибәрсә, бу дөньядагы иң ачы салкын булып тоела. “Ходайның ачы каһәре яусын”, – дигән тәгъбир бар бит әле... Менә шул “ходайның ачы каһәре” яугандыр кебек була. Кәбестә кебек как-кат киенсәң дә, тәнеңә җылы керми. Чөнки күңел көйләнмәгән, организм салкынны күтәрерлек хәлдә түгел.
Менә шундый көннәрнең берсендә шәһәр урамы буйлап китеп барам. Бүрек колагы төшкән, бияләй эчендәге куллар кесәгә тыгылган, аякта җылы итек. Тәртип инде, кыскасы – бернинди салкын да ник тудың дип бәйләнерлек түгел. Кинәт нидер булды... Атлап барган җирдән дөнья сәер булып күренә башлады. Нәрсәдер дөрес түгел иде. Мин моны башта аңламыйча тордым. Аңлагач, ышана алмый азапландым. Ышанырлык та түгел иде. Чират! Бер киоск төбеннән оз-зын чират сузылып киткән.
Безнең өчен чират хәзер чынлап та сәер, хәтта гадәттән тыш күренеш. Аны очратырга теләсәң, больницага гына барырга кирәк. Анда – бар. Ә башка урыннарда чират дигән нәрсә юк. Ә бу кадәр озыны төшкә дә керә алмый. Хәтта ул иң куркыныч төш, яки саташу булса да.
Ә монда... Урамдагы бер киоск төбендә... Әллә ничә метрлы албасты кыяфә­тендә... Чират. Кешеләр куллырын ышкый-ышкый, пирчәт­кәләренә өрә-өрә биешеп басып торалар. Яннарына килдем боларның. Шушы ачы салкында бии-бии торырлык булгач, нәрсә саталар икән? Андый-мондый гына нәрсә түгелдер инде...
Юк, әллә нәрсә булып чыкмады. Шәүермә икән. Мин инде кул селтәп борылып киткән идем, кире борылдым:
– Нинди шәүермә соң ул?
Хәзер бит әллә нәрсә­ләрнең әлләни төрле сортлары бар. Бәлки, бу да шундый асыл нәрсәдер. Юкка гына җыелмаган ич инде шулкадәр халык. Күпчелек һәрчак хаклы була, диләр бит. Бәлки, болар да хаклыдыр... Тик уемны чират очында торган апа бүлде:
– Гади шәүермә инде, нинди булсын...
Мин мондый җавап көт­мәгән идем, уңайсыз­ланыбрак калдым.
– Ә ни өчен шундый чират?
Апа миңа сәерсенебрәк карап куйды, тик тупас сүз әйтмәде.
– Бушка бирәләр, – һәм минем аңгырап торуымны күреп зур канәгатьлек белән ярып салды. – Акча түләми аласың!
Мин чиратка тагын бер күз салдым да ары киттем. Хәтта мин дә белгәч, беркемгә дә сер түгелдер инде ул – ярата безнең халык бушка биргәнне. Ул бөтен нәрсәне дә гел бушка алырга тели. Талап алмый инде, ояла... Әйбәт булып күренергә дә кирәк бит әле. Тотылмыйча урлау мөмкин­леге булса, анысын читкә куймый. Тик мондый мөмкинлек сирәк эләгә. Шуңа ул алдарга, хәйләләшергә тырыша. Кайчак мескенгә салыша, жәлләтә. Кайвакыт салпы ягыңа салам кыстыра. Кыскасы, үзенә ки­рәк, яки кирәкмәгән нәрсәне бушлай кулга төшерү өчен барысын да эшли ала. Ә бу юлы берни дә эшлисе түгел. Тик торганнан бушлай бирәләр. Мондый мөмкин­лекне кулдан ычкындыра алмый инде ул. Шәүермә булса ни! Бөтенләй кирәкмәсә ни! Аның каравы, бушка! Бушлай, аңлыйсың­мы?..
Шуңа күрә, чиратның озынлыгына гаҗәпләнергә кирәкми иде. Мин гаҗәпләнмәдем дә. Эшләремне эш итәм дип, беркадәр вакыт узды. Кире кайтканда да юлым шул киоск яныннан уза. Анда һаман чират иде әле. Ә теге, минем бе­лән сөйләшкән апа, чират­ның уртасында гына басып тора. Күшегеп беткән инде, мышкылдап та ала, ә күзләре ялтырый.
– Нәрсә, бик акырынмыни? – дип көлемсерәдем мин. – Үзең әзерләп ашарлык вакыт узды ич.
Теге үзенең акыллылыгын ассызыкларга теләгән бер кыяфәт белән сумкасына ымлады:
– Әллә ничәнчегә басам инде. Менә, сумканың яртысы диярлек!
Мин сүз озайтып тормадым. Салкын иде.
Берничә көн узгач, тагын урамда очраштык. Ул аптекадан чыгып килә иде. Мине күрү белән зарланырга тотынды:
– Әй, дарулар бигрәк кыйм­мәт хәзер, ничек яшәргә бел­гән юк... Өч көн интеккәч, аптырап килдем инде. Менә, өч меңлек дару төяп җи­бәр­деләр. Юньле чир булса бер хәл әле, салкын тигән өчен бит!
“Шәүермә...” – дип уйлап куйдым мин.
Бу дөньяда бар нәрсә өчен дә түләргә кирәк. Ә бушлай килгәннәре өчен – ким дигәндә, икеләтә.
Читайте нас