Киеп йөргән бишмәтләребез бәләкәйләнмәсә, әле түзәргә дә булыр иде, әлбәттә. Җиңнәре беләккә җитә язды шул! Башлангыч сыйныфта киеп йөрдек тә бит, быел мин – дүртенчегә, апа бишенчегә киткәч, үсүебез дә җиткәндер инде. Алары да олы апалардан калганы гына. Бу юлы, нишләптер, үзебезгә өр-яңаны тегәргә булдылар. Кер күтәрә торган булсын дип, төснең дә карасы сайланды. Дәү әни берничә тапкыр: “Мәктәпне тәмамлаганчы җитсен, зуррак итеп тектер!” – дип әнигә киңәшен бирергә дә онытмады. Шуңа күрә безнең үлчәмнәребезне алып та тормадылар, бу эштә җиденчедә укыган апабызны кулландылар.
Ниһаять, бишмәтләр әзер! Булсын! Аяк йөзенә кадәр җитсә ни дә, җиңнәре озынрак булса ни! Хәзер, агай-энедән котлатырга авыл буйлап чыгып китеп була! Һәм без шулай иттек тә. Үзебезгә шактый гына зур үлчәмле бишмәтләребез белән атлавы авыр булса да, яңа кием кию шатлыгы белән чагыштырганда, болары чүп кенә иде. Кесәгә шактый гына кәнфит-прәннек, җаныбызга: “Һай, матур булган! Котлы булсын! Өстенә өстәлеп торсын! Җылы тәнегездә тузсын”, – дигән теләкләрне җыйдык. Инде кайтыр якка юнәләбез дип торганда, апам: “Гәзимәттәйләргә кермәдек ич!” – димәсенме. Дөресен әйткәндә, мин алар яныннан кермичә узып киткәнгә аптырамаган идем. Чөнки түти “төшерергә” яраткан улы белән яши. Гадәттә, әни ашка-мазар әйтергә булса да, безне аларга җибәрми. Я әти, я үзе барып чакыра. Апам белән аларның капка төбендә, бер карарга килә алмыйча, хәтсез генә таптанып тордык. Яңа бишмәтләребез җылы булса да, вакыт үзенекен итте, өшеттерә башлады. Ниһаять, Гәзимәттәйнең юмартлыгы җиңде (“ләвкә”гә бара торган сумкасы төбендә гел безгә дигән күчтәнәчләре йөри иде аның), без йорт эченә үттек. Ишек төбендә ут-мазар янмый, караңгырак иде. Түтиебез ишек тавышын ишетми калмагандыр, менә хәзер безнең янга килер дигән өмет белән, кергән уңайга, берничә минут тын гына басып тордык. Чаршау белән бүленгән якта, урындык кыштырдаган тавыш ишетелде. “Гәзимәттә-ә-әй!“ – дип аваз салдык без икебез берьюлы. Җавап кайтаручы булмады. Тагын бер тапкыр кабатладык: “Гәзимәттә-ә-әй!“ “Кем бар анда?” Рифат абыйның иләмсез тавышыннан аякларыбыз идәнгә ябышып калгандай булды. Апам тотлыга-тотлыга: “Без котлатырга иде теге ни... бишмәтләрне”, – дигән арада, мин ишек тоткасын кармаларга керештем. “Шулаймыни? Котлатыргамыни?” Рифат абый мич буенда торган кәстрүлне күтәреп алды да, безгә табан чөеп чибәрде. Без нәрсә булганын аңларга өлгергәндә, яңа бишмәтләребез ап-ак катык эчендә иде инде. Ничек итеп елый-елый кайтып кергәнебезне, әнинең бишмәтләребезне катыктан чистартырга тырышуын, икенче көнне мәктәпкә тагын искеләрен киеп баруыбызны язып та тормыйм.
Иң кызганычы, сыйныфташларга: “Иртәгә яңа бишмәттә киләм!” – дип ычкындырып өлгергән идем. Нишләргә? Яңа әйбер белән мактанасы килә бит! Иртән, мәктәпкә киткәнче, күзем әнинең тегү машинасы янындагы әйберләргә төште. Әтигә киездән бияләй тегә башлаган иде ул. Баш бармакка кия торган өлешләрен аерым тегеп куйган. Мин аларны кулыма алып, әйләндерә башладым. Башка фикер килде бит, әй. Нәкъ минем кулларым кереп кенә утыра ич моңа. Менә сиңа өр-яңа бияләйләр! Өйдәгеләргә күрсәтми генә бармакчаларны сумкама салдым да, тиз генә мәктәпкә чыгып шылдым.
Әни иртән сыер савып кергәч, эшкә чыгып киткәнче, бияләйләрне тегеп бетермәкче булган икән. “Шушында гына тора иде бит, кайда булдылар соң?” – дип, бөтен дөньяны актарып эзләгән. Мин мәктәптән кайткач: “Апаңнар берсе дә тотынмаган, ары-бире син алмадыңмы?” – дип соравына, сумкадан чыгарып кына салмакчы булган идем дә... Вәт сиңа мә! Парта астындагы тартмада онытып калдырганмын булып чыкты. “Ю-ю-юк” – дип сузудан башка эш калмады. Ул арада звонокка бастылар. Ишектән сыйныф җитәкчебез килеп керде. “Җәмилә, “бияләйләреңне” онытып калдыргансың,” – дигәч, оялудан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым, әй! Сыйныф җитәкчебез чыгып киткәч, әле һаман да катыктан арынып бетмәгән бишмәтләребезнең ачуын чыгарды инде әни (кичә, әллә безне жәлләп, әллә башка сәбәп белән ачуланмаган иде) – тетмәне тетте генә!
Юк, бу хәлләрдән соң, Тукай абзый “мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым”, дигәндәй, кием-салым котлатудан туктамадык. Тик шулай да бу эшләрдә саграк кыландык. Бигрәк тә Гәзимәттәйләр тирәсеннән үткәндә.
Сездә кием-салым котлату гадәте бармы? Бардыр, бардыр! Нишләп булмасын инде?! Матур йола ич!