Ир-егет бу гамәле белән күп кешегә үрнәк күрсәтте.
Себердә яшәүче ир-егет "Инстаграм" социаль челтәре ярдәмендә 70 килограммга ябыккан. Константин Краев аның авырлык белән проблемалары булуын утырганда урындыклар ватыла башлагач, даими басым һәм буыннар авыртуы килеп чыккач кына таныган. Бу вакытка ир 250 килограмм авырлыкта булган.
Ул чакта Константин диетага утырган, ә аны өзмәс өчен үзенә "Инстаграмм"да блог ачкан һәм уңышлары турында шунда язып барган.
- Шулай ябыгу да күңелсез түгел, мотивация дә берничә тапкыр күбрәк, - ди ул.
Беренче килограммнар китә башлагач, ир-атка тренажерларда шөгыльләнергә рөхсәт иткәнәр. Ул инде 70 килограммны ташлаган, әмма туктарга җыенмый. Аның 100 килограммга кадәр ябыгасы килә икән.
Бурыч гадиләрдән түгел: Константин - диңгезче, һәм киләсе ярты елны ачык диңгездә уздырачак, анда туклануны күзәтү катлаулырак. Үзе белән рейска бу юлы тәмле әйберләр түгел, ә велотренажер алачак.
Фото: www.nsk.kp.ru сайтыннан.