+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
25 март 2021, 05:45

Кабызалмагач, ут төрткән

Стәрлетамакта бер кеше машинасыннан үч алган.

Стәрлетамакта бер кеше машинасыннан үч алган.

Гадәти булмаган очрак кичә Стәрлетамакта булган, анда хуҗасы машинасын яндырган.

Моңа бөтен кеше таң калган. Егет күпмедер вакыт ВАЗ-2114 автомобилен кабызырга маташкан, ләкин анысы кабынмаган.

Аннары ул мондый автомобиль кирәк түгел, дигән карарга килгән һәм аңа ут төрткән. Һәм читтән көлеп карап торган, янәсе, машинасыннан үч алган.

Бераздан ихатага янгын сүндерүчеләр һәм полиция наряды килгән. Хәзер бу факт буенча тикшерү үткәрелә.

Фото: башньюс
Читайте нас