+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
31 Марта 2021, 05:56

Үзегезгә бәхетсезлек җәлеп итмәгез!

Кеше өчен артык көенәсезме? Димәк, түбәндәге киңәшләр сезнең өчен.

Бу тема борчулы, тәэсирле һәм шикләнүчән кешеләргә кагыла. Башкалар проблемаларын күңелләренә якын алучылар укысын иде түбәндәгеләрне.
Кайберәүләр үзләре дә аңлап бетермичә, чит кешеләрнең бәхетсезлеген үзенә җәлеп итә торган хәрәкәтләр эшли, башка кешеләрнең кайгысын үз өстенә ала. Бу түбәндәгечә башкарыла.
1) Кешенең проблемасын проблемасын күрү.
Бу хәл турынңа уйлау яки кычкырып әйтү:
"Менә мин шундый хәлдә булсам нишләр идем?"
"Кинәт шундый хәл минем белән булса" дип уйлау.
Шулай итеп, сез билгеле бер сценарийны үз аңыгызда кичерәсез, үзегезне бу вакыйгага программалаштырасыз.
2) Чит проблема яки бәла турында даими уйлау.
Кеше бу вакыйганы үзенә "киеп" карамаска мөмкин. Әмма ул шактый озак вакыт бу турыда уйларга мөмкин.
Шулай итеп, ул моны ирексездән үзенең энергетика кырына кертә.
3) Кирәкмәгән киңәшләр бирү.
Күпләр, киңәш сорамасалар да, вакыйга турында ишеткәч, анда актив катнаша башлый. Киңәш бирү бу хәлдә катнашуның бер формасы булып тора. Әгәр дә катнашырга теләсәгез, тәҗрибәсез киңәшләр урынына кешегә болай дип әйтергә генә кирәк: «Әгәр миннән конкрет ярдәм кирәк булса - мөрәҗәгать ит».
Актив киңәшләшеп һәм фикер алышып, сез үзегез бу проблемага чумасыз.
4) Коткаручы булмагыз.
Икенчеләр киңәш биреп кенә калмый, проблемага юлыккан кешене "коткарырга" тырыша. Каядыр шалтырата, башкаларга мөрәҗәгать итә. Аннан чыгу юлын эзли. Димәк, ул инде үзен үз проблемасын чишкән кебек хис итә.
5) Һәрвакыт зарланган кешеләр белән аралашмагыз.
Мондый кешеләр белән тулысынча аралашуны булдырмый кала алмыйбыз, чөнки алар безнең иң якыннарыбыз булырга мөмкин.
Әмма мөмкин булганча, әйләнә-тирәне һәм коммуникацияне фильтрларга кирәк. Без үзебез дә бу кешенең энергетикасын сеңдерәбез.
6) "Кеше-проблема" белән аралашмагыз.
Шундый кешеләр бар, аларны «33 бәхетсезлек» дип атыйлар. Аларның һәрвакыт проблемалары бар, аларга һәрвакыт нидер була, алар башкаларны әлеге проблемаларны хәл итүгә һәм фикер алышуга актив җәлеп итә.
Алар белән бәйләнешкә кердегез икән, сезгә шушы җимергеч энергетика үтеп керә.
Кеше бәласен үзеңә алмас өчен нишләргә?
- Үз-үзегезне якланган дип хис итегез. Күз алдына стена китерегез, яисә үзегезне ниндидер савыт эчендә утыруыгызны күзаллагыз.
- "Бу минем янәшәдән үтеп китәчәк" дигән сүзне еш кабатлагыз. Үзегездән тискәре энергетиканы юыгыз;
- кеше проблемасына башыгыз белән чуммагыз;
Күргәннәргә һәм ишетелгәннәргә зур игътибар итмәгез.
Проблемалы кешенең хәрәкәтләрен, интонациясен, сүзләрен үзегездә сынап карамагыз.
Фото: m.fishki.net
Читайте нас