Республикада шимбә өмәләре гөрли.
Кышын кар күп яву сәбәпле, республикада кар өемнәрен тарату буенча өмәләр башланды. Бүген Матбугат йорты хезмәткәрләре дә көрәкләр тотып, кар белән көрәшкә чыкты.
"Кызыл таң" гәзите редакциясе хезмәткәрләре дә читтә калмады, Шаһит Ходайбирдин һәйкәле, гомумән, "Матбугат йорты" тирәсен кардан чистартуга үз өлешен кертте. Димәк, тиздән эш янындагы территориябездә кар калмас та инде.
Сез яшәгән район-авылларда язгы өмәләр ничек уза? Безгә, "Вконтакте"дагы "Кызыл таң" төркеменә язылып, шушы язманың астына комментарийларда фотоларны калдыра аласыз. Бергәләп табигатькә аз гына булса да ярдәм итик әле!
Фото: Динар Кәлимуллин.