Хәбәрләр килеп тора. Телевидениедән дә “Өегездә генә утырыгыз!” – дип кисәтәләр. Интернетта да шул хакта язалар. Кесә телефоннарына смс-хәбәрләр килә. “Өегездә утырыгыз”, – дип сәламәтлек телиләр.
Хәзер авылда барыбыз да өйдә генә утырабыз. Кайчагында ихатага чыгабыз, аннан ничек урамга атлавыбызны сизми калабыз. Танышлар очраса кул биреп түгел, аяк биреп кенә күрешәбез.
Дөресен генә әйткәндә, болай күрешү дә сирәк була, чөнки танышларны тану кыен – барыбыз да битлектән. Кибеткә барып керсәң, сатучы шундук уклауга ябыша, битлектә булгач, акча таларга килгәннәр дип уйлый бугай. Шуңа кайберәүләр амбарда ашлама сипкәндә кия торган противогаздан йөри. Андыйларга почет зур, иномарка кебек бит инде авыл өчен.
Әле югары оч Газинур абый атына да битлек кидереп куйган.
– Кытайлар кебек эшли, японнар кебек башлы, татарлар кебек тугры. Адәм акыллары бар бу атта, Аллаһ сакласын, – ди. Аннан күреп Шәйгали бабай кәҗәсенә битлек тектерде. Хәзер бәрәңгесен дә марляга төреп утыртырга җыена.
– Кәҗә белән бәрәңге булсын. Шулар булса, яшәп була, – дип кеткелди үзе, – Бөек Ватан сугышын да шулар белән җиңдек, монысын да җиңәрбез, Аллаһы теләсә.
Шәйгали бабай маладис инде ул. Туксаннан өстә булса да сер бирми. Ә авылда тормыш җиңел түгел. Кайчагында утны өзеп торалар. Электр чыбыкларына дезинфекция үткәрәләр бугай, ди авыл халкы. Кайчагында су бетеп тора. Авыл очындагы чишмәдән ташыйбыз. Төн буе. Көндез бик йөрергә ярамый, шуңа бөтен халык төнне көтә. Сабантуй шикелле була.
Төрле коточкыч хәбәрләр йөри. Әле бер егет район үзәгенә барып кайткан. Шул сөйләп китте:
– Курка-курка гына йөреп кайттык, урам тулы полиция. Рөхсәтсез йөрүчеләрне җыялар икән. Пропускың, битлегең булмаса, чирлеме-юкмы – карап тормыйлар, бөклиләр дә тыгалар. Башта үлгәнче эшләтәләр, шуннан яндыралар икән, – ди.
Алай булуы да мөмкин. Полиция кайчагында авылга да килә. Әле күптән түгел бер абзый кибеткә чыккан да коронавирустан дәвалый торган чәкүшкә алып, урам буенда гына бушатып куйган икән, янына шундук полиция машинасы килеп туктаган. Ә теге абзыйның исерек булса да башы эшли, тәртип сакчылары үзенә табан килә башлау белән кесә телефонын чыгарган да кинога төшерә башлаган. Үзе кычкыра икән: “Стоять! Метр ярымнан якынрак килергә ярамый! Юкса…” Полиция хәтта каушап калган. Якын килергә ярамавы дөрес бит инде. Бу тәртип бозу була. Чирле булуы да бар. Урам буенда чәкүшкә тотып йөргән адәмдә коронавирус ук булмаса да, әллә нинди вируслар ояларга мөмкин. Шуннан болар китәргә мәҗбүр булган. Теге абзый җиңү шатлыгыннан тагын бер чәкүшкә эләктереп, урам уртасыннан Берлинны алган кыяфәт белән кайтып бара икән, теге полиция машинасы кабат килеп чыккан. Бу юлы тәртип сакчылары сөйләшеп тә тормаган, машинадан чыкканнар да абзыйны балык җәтмәсе белән сөзеп алганнар. Шуннан теге унбиш сутка эшләп кайтты. Яндыруын яндырмаганнар болай. Тәмәке дә тарттырмаганнар хәтта.
Мәчет ишегендә дә зур йозак эленеп тора. Хәзрәт үзе генә кереп-чыгып йөри бугай, азанның, үгет-нәсыйхәтнең өзелеп торганы юк. Шулар арасында дөньяви белдерүләр дә ясап ала:
– Бер-берегезне, үзегезне саклагыз. Өйләрегездән чыгып йөрмәгез, вирус эләктермәсәгез дә, гөнаһасы күп, – ди. Дөрес әйтә инде ул, гомерне кирәксезгә куркыныч астына куюдан да зуррак гөнаһ юк бит. Шулай да бераз моңсурак булып кала. Ярый, дин әһелләре дә безнең якта булгач, җиңеп чыгарбыз әле.
Элек авыл картлары матур киемнәрен киеп, урам буйлап тезелешеп җомга намазына баралар иде. Читтән карап торган кешегә дә бәйрәм булып тоела иде. Өлкәннәрнең матурлыгы, тынычлыгы чынлап та бәйрәм инде ул. Хәзер намазны онлайн укый башлаганнар. Өйрәнгәннәр. Яраткан бәндәсенә Ходай үзе ярдәм итә бит ул. Әле күрше карчыгыннан сораштырып торган идем.
– Бер авырлыгы да юк икән, Аллаһның рәхмәте, – ди, – Хәерне “лайк” белән өләшәләр, шунысы гына бераз кыенрак.
Менә шулай яшәп ятабыз. Кайчагында күңелле дә булып китә, кайвакыт моңсулык били. Тик өмет зур әле. Авыл бит ул. Ничә гасырлар буена хәтта патшалар да бетерә алмаган авыл. Вируслар да бетерә алмаячак. Нинди генә таҗлы булсалар да. Таҗ астындагы җан ияләренә каршы авылның иманитеты көчле.