Дөнья чемпионатында безнең спортчылар искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте.
Күптән түгел Стокгольмда фигуралы шуу буенча дөнья чемпионаты узды. Русия фигуристлары Анна Щербакова, Елизавета Туктамышева һәм Александра Трусова, сенсацион нәтиҗә күрсәтеп, дөнья чемпионатында бөтен пьедесталны яуладылар.
Беренче урынны яулаган Анна Щербакова 4,9 миллион сумлык гонорар алачак. Турнирның гомум приз фонды 868 мең доллар тәшкил итә, ягъни 66,2 миллион сумга якын. Бу хакта Халыкара тимераякта шуучылар берлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ярышлар барышында көмеш медаль яулаган Елизавета Туктамышева 3,6 миллион сум акча эшләгән, ә Александра Трусова бронза медаль өчен 2,5 миллион сум акча алачак.
Стокгольмда узган Дөнья чемпионаты-2021дә хатын-кызлар арасында ялгыз ярышларның гомум приз фонды 13,9 миллион сум тәшкил итте һәм бу сумма безнең спортчыларга эләкте.