Узган атнада Уфада быел тәүге шимбә өмәләре үтте. Аларда 19 меңнән артык кеше катнашты, 653 берәмлек техника җәлеп ителде. Шәһәр территориясеннән 5 240 кубометр кар һәм 712 кубометр чүп-чар чыгарылды.
Урамнарда һәм ихаталарда тәртип урнаштырырга торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, шәһәр һәм район хакимияте, коммерция, дәүләт, сәнәгать, сәүдә предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре чыкты. Төп эш кар өемнәрен тарату һәм чыгаруга, шәһәр магистральләрен, җәяүлеләр зоналарын, йорт яны территорияләрен, җәмәгать транспорты тукталышларын, урам баскычларын һәм башка участокларны чистартуга кайтып калды. Тузан таралуны киметү өчен автоюлларның бордюр яны өлешен ком-туфрактан чистартуга аерым игътибар бирелде.
“Кызыл таң” гәзите редакциясе хезмәткәрләре дә өмәдән читтә калмады, “Матбугат йорты” тирәсен кардан чистартуга без дә дәррәү кушылдык.
29 мартта Уфада территорияне санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү айлыгы старт алды, ул 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Гомумшәһәр өмәләре 10 һәм 24 апрельгә планлаштырылган.