Интернетта телетапшырулар алып баручыга пистолеттан атканнар, дигән хәбәр йөри. Әмма бу мәгълүмат дөрес булмады. Ксения Бородина "Инстаграм"дагы сәхифәсенә видео яздырып куйган һәм бу хәлгә ачыклык керткән.
Телевидениенең популяр алып баручысы Мәскәүдә театрга, спектакль карарга барган. Анда тамаша ахырында залда пистолеттан аткан тавыш чыккан һәм ул каты курыккан. Арытаба, берничә минуттан соң, күкрәгендә авырту тойган.
"Төне буе йокламадым, йөрәгем сикерде. Иртән планнарның бер өлешен алыштырдым, тиз арада УЗИга, йөрәк табибына язылдым", — дип яган ул үз сәхифәсендә.
Ксения Бородина төрле экстремаль күңел ачуларны яратмаганын белдерә. Әмма театрда бу тавыштан куркырмын дип уйламаган да.
Фото: Риа Новости сайтыннан