+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
13 апрель 2021, 08:30

Акча картасы тапсаң

Һәр табылдык синеке түгел...

Һәр табылдык синеке түгел...

Уфада яшь хатын паникага бирелеп полициягә мөрәҗәгать иткән: ул кемнәрнеңдер аның банк картасы белен төрле кибетлердән товар сатып алулары турында сойләгән. Бу вакытка инде бу билгесез кешеләр аның биш мең сумнан артык акчасын сарыф итәргә дә өлгергән.
Әлеге хатын үз картасының югалуын ачыклый: кич белән мобиль кушымтага кереп, акча суммасы кимегәнен һәм үзе булмаган кибетләрдәге сәер операцияләр башкарылуын күрә. Ул шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре җинаятьчене тапкан: бер кибет янындагы картаны 40 яшьлек ханым тапкан булган. Ул аны-моны уйламыйча, картаны үз ихтыяҗларына файдалана башлый.
Хәзер картаны табып, чит кеше акчасын сарыф иткән хатынга карата җинаять эше кузгатылган һәм суд каравына җибәрелгән.

Фото: ТАСС
Читайте нас