+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
13 апрель 2021, 06:35

Башкортстанның мөһим өлеше бар!

“Байконур — дөньяда беренче һәм иң зур космодром. Башкортстанлылар да аны төзүгә һәм үстерүгә зур өлеш кертә.

“Байконур — дөньяда беренче һәм иң зур космодром. Башкортстанлылар да аны төзүгә һәм үстерүгә зур өлеш кертә.

Союз-Аполлон” беренче халыкара космос программасын тормышка ашыру чорында космодромда эчәргә яраклы суга кытлык барлыкка килә – Ленинск шәһәреннән 40 километр ераклыкта “Южный” өстәмә җир асты су алу корылмасы төзергә кирәк була. Бу проблеманы хәл итүдә Уфадагы “Промбурводы” предприятиесе актив катнаша. 1956 елдан Уфа приборлар төзү заводында ракета, космик кораблар һәм орбита станцияләре өчен приборлар һәм комплектлау эшләнмә­ләре җитештерелә. Башкорт­станның “Восход” бер­ләшмәсе космик кораблар экипажлары өчен азык-төлек җитеш­терә. “Буран” халыкара космик станциясен булдыруга Уфа авиация институ­тының фәнни коллективлары җәлеп ителә.
80нче еллар ахырында Мәс­кәүдә Байконур космодромы ве-тераннарының төбәкара иҗ­тимагый оешмасы төзелә. 1990 елда Уфа бүлеге оештырыла.
Быелгы очрашу Юрий Гага­ринның галәмгә очышына 60 ел тулу уңаеннан оештырылды. Чарага Байконур космодромында хезмәт иткәннәр җыелды. Алар­ның барысын да космоска мәхәббәт, якты һәм җылы ха­тирәләр берләштерә.
– 1972 елда тормыш иптәшем белән
Байконурга хезмәт итәргә алындык. Хезмәтебез җиңелдән булмаса да, ул елларны җылы хисләр белән искә алам. Анда безнең яшьлек үтте, балаларыбыз туды. 18 ел хезмәт иткәннән соң, туган якка әйләнеп кайттык. Кызганыч, ирем инде бакыйлыкка күчте. Бүген балаларым, оныгым Амелия өчен шатланып яшим. Хаклы ялда да яраткан һөнәрем буенча эшлим, – ди Флүрә Ялаева.
– Мин – авиация институтын, ирем Энгельск югары зенит-ракета команда училищесын тәмамлаганнан соң, 1976 елда Байконурга юлландык. Ленинск шәһәрендә бер зур гаилә булып яшәдек. 20 ел хезмәт иткәннән соң, Башкортстанга кайттык, – диде Гөлия Кашапова.
– Башкортстан – космонавтика үсешенә зур өлеш керткән төбәк­ләрнең берсе. Респуб­ликада космонавтика музее ачарга кирәк, – дип тәкъдим итте Владик Заһиров.
– Байконурда Башкортстаннан күпләр хезмәт итте. Бүген иң актив ветераннар “Кешенең беренче тапкыр галәмгә очуына 60 ел” медале белән бүләкләнә, – диде Байконур космодромы ветеран­на­рының төбәкара иҗ­тимагый оешма­сының Уфадагы бүлекчә­се җитәкчесе Николай Еськов.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Читайте нас