+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
18 апрель 2021, 15:20

Җиңелү юк!

Тирә-якка карана-карана, сак кына короновирус үзчикләвеннән чыгып киләбез. Ә күңелгә рәхәт! Үзебезне иреккә чыккан кош кебек хис итәбез. Бер карасаң, чынлап та шулай бит инде: кая телисең — шунда барасың, нәрсә телисең — шуны сулыйсың. Нәрсә уйлыйсың — шуны сөйлисең… Хәер, юк, әлегә бик сөйләнеп булмый, борынчыклар комачаулый. Булсын. Барыбер рәхәт. Ирек һәрвакыт шулай инде ул. Ә карантиннан күптән чыгарга кирәк иде.

Тирә-якка карана-карана, сак кына короновирус үзчикләвеннән чыгып киләбез. Ә күңелгә рәхәт! Үзебезне иреккә чыккан кош кебек хис итәбез. Бер карасаң, чынлап та шулай бит инде: кая телисең — шунда барасың, нәрсә телисең — шуны сулыйсың. Нәрсә уйлыйсың — шуны сөйлисең… Хәер, юк, әлегә бик сөйләнеп булмый, борынчыклар комачаулый. Булсын. Барыбер рәхәт. Ирек һәрвакыт шулай инде ул. Ә карантиннан күптән чыгарга кирәк иде.
Әнә тегендә кемнәрдер каршы төшкән була ул. Әле короновирусның тотрыклы рәвештә кимүе күзтелми, авыру йоктыручыларның да, үлүчеләрнең дә саны элеккечә, диләр. Безне һаман карантинда калдырасы килә теге явызларның. Булмый торсын әле! Күпме ятарга була инде анда! Өстәвенә, алда торган эшләр буа буарлык. Бөтен ил берләшеп, өмә белән эшлисе изге эшләребез бит ул. Әнә, заманында хәтта ил башлыгы Ленин да өмәгә чыккан! Халык өчен. Хәзер халык чыгарга бурычлы. Бурыч бит ул түләнүе белән матур. Безнең халыкны бернинди вирус та җиңә алмый. Чит илләрдә кырылып бетәргә мөмкиннәр әле. Ә без — юк. Безнең иммунитет көчле. Сиздермичә генә килеп, бөтен барлыгыбызны яулый торган вирусларга без инде өйрәнеп беткән. Без аны бар дип тә белмибез. Хәтта сизмибез дә. Дөрес, башта бераз тын кысылып тора. Ә аннары күнегәбез. Пенсия реформасы белән дә шулай булды бит инде. Бу хакта ишеткәч, беркадәр үзгәреш сизелде. Кемнеңдер башы әйләнеп китте, кемдер йөрәгендә авырту тойды, кемдер нерв киеренкелеге кичерде. Пенсиягә чыгу яшенең уртача гомер озынлыгы белән тәңгәллеге хәтта шок хәленә калдырды кемнәрнедер. Инде фәлән елдан чыгачакмын дип өметләнеп йөрүчеләрнең тыны кысыла башлады хәтта, рухи пневмония чаткылары сизелде. Ләкин беркадәр вакыт үтү белән барысы да узды. Күнектек бит! Организм өйрәнде, адаптация үтте һәм бу вирус белән килешеп яшәрлек иммунитет эшкәртеп чыгарды. Хәзер бу хәтта балаларга да куркыныч түгел, чөнки аларның организмында сыворотка бар: “Әгәр дәүләт өчен эшлисең икән, шул яшьтә генә хаклы ялга чыгасың. Шуңа күрә…”
Бер мәлне республика президентларының атамасын үзгәртү турында бәхәсләр купты. И, каршы булырлар, и бөтен ил чиргә уралыр шикелле иде. Үзгәрттеләр. Берни дә булмады. Халыкларның җиңелчә генә башлары әйләнеп торды да дәлше киттеләр. Глава ни, президент ни — барыбер хәзер. Уйлап та бирүче юк. Әйтәм бит, бернинди авырлыкка да бирешми Русия халкы. Бер мәлне мәктәпләрдән телләрне куып чыгару вирусы купты. Бик дәһшәтле иде ул, әллә нинди төсләргә, әллә ни төрле кыяфәтләргә керә белә торган иде. И курыкты халык! И шаулашты! Әллә нинди фикерләргә килеп, әллә нинди хәвефләргә төшеп бетте. Төшәрлек тә иде шул. Тел бит! Тоташ халыкларны телсез калдыра торган чир. Телсез калсаң, кыен бит инде, бер-береңне хурлап булмый хәтта. “Телебез бетә!” — дип кычкырып та булмый. Шуңа бөтен халыклар күтәрелеп чыгар, мондый афәткә күнегә алмас кебек иде. Күнектеләр. И, безнең халык шундый чыдам бит ул... “Синең бернинди дә хокукың юк, ни теләсәк, шулай итәчәкбез!” — дигән вирус чыкса да түзәчәк. Уйлап та бирмәячәк. Халыкны аны берни белән дә җиңеп булмый. Бераз гына аптырап тора да ары китә. Ныклы халык шундый. Һәр нәрсәгә иммунитеты бар. Безне бернинди вирус та җиңә алмый… Хөкүмәт алдында зур максатлар торганда, бигрәк тә.
Читайте нас