+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 апрель 2021, 10:54

Шашлыкны белеп кыздыр!

Бәйрәмнәрдә күңелле ял итик!

Шашлык өчен ит ике сәгать маринадланырга тиеш, дигән фикер дөрес түгел, дип белдерде пешекче Петр Пахомов "360" телеканалы белән әңгәмәдә.
Ул маринад сыйфатында тоз белән суган гына кулланырга киңәш итте. Пахомов белдергәнчә, суганны сутын чыгарганчы сыгарга һәм аны шампурга элмәскә кирәк.
Пешекче, шулай ук, йогуртларда һәм кетчупта итне тотудан сак булырга киңәш итте, чөнки аларда шикәр күп. Пахомов фикеренчә, мондый маринад белән шашлыкның тышы янарга, әмма эче чи калырга мөмкин, чөнки шикәр тиз яна.
1 гыйнвардан Русиядә янгынга каршы хәвефсезлекнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Аларга ярашлы, мангалдан яисә жаровнядан каралты-кураларга кадәр ара ким дигәндә биш метр булырга, ә шашлык әзерләү планлаштырылган мәйданчык ике метр радиуста яна торган материаллардан чистартылырга тиеш.
Әгәр учак өчен тиешле җайланмалар булмаса, утны 30 сантиметрдан да ким булмаган тирәнлектәге һәм диаметры бер метр булган чокырда кыздырырга мөмкин. Мондый очракта каралтылардан минималь ара 50 метрдан да ким булмаска тиеш, яфраклы агачлардан - кимендә 30 метр, ә ылыслылардан - кимендә 100 метр.
Фото: pixabai.ru
Читайте нас: