Башкортстанстат ир-егетләр һәм хатын-кызларның шәхси вакытын ничек уздыруы турындагы киң таралган мифларны фаш иткән. Аналитиклар Башкортстанда яшәүче ике җенес вәкилләренең дә үзләренең тәүлеклек вакытын ничек сарыф итүен өйрәнгән һәм көтелмәгән нәтиҗәләргә килгән.
Җаваплар күрсәткәнчә, хатын-кызлар да, ир-егетләр дә шәхси гигиенага бер үк вакыт сарыф итә. Уртача алганда, атнага 3 сәгать, ягъни тәүлекнең якынча 12,6 процент вакытын үзләрен тәрбияләүгә багышлый республикада яшәүчеләр.
Шул ук вакытта, хатын-кызлар түләнми торган өй эшләренә, якыннарын тәрбияләүгә һәм куллану өчен товарлар җитештерүгә күбрәк вакыт сарыф итә. Моның өчен алар көннең 5 сәгать 25 минутын бүлә. Ә ир-егетләр 3 сәгать 26 минутын кына өй эшләренә багышлый. Ягъни, гүзәл затларга караганда 1,6 тапкыр кимрәк вакытын сарыф итә.
Фото: blog.postel-deluxe.ru