+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
29 апрель 2021, 04:25

Сагынабыз сине, бөек ил...

СССР таркалуга нинди сәбәпләр китерде?Мәгълүм булуынча, тормышның үзеннән дә яхшырак укытучы юк. Ә ул чынбарлыктагы демократик үзгәрешләрнең, беренче чиратта, дистәләгән миллион кешенең социаль-икътисади хәленә ничек йогынты ясавын күрсәтте. Күпләрне үзгәртеп кору кирәк идеме, ул тарихи яктан мөһим идеме, дигән сорау борчуы гаҗәп түгел. Күпләр совет чорын сагынып искә ала. Аның үткәне бай түгел, әмма хезмәткә, ялга, белем алуга, медицина хезмәтенә, социаль ташламаларга, бушлай фатирга, шифаханәгә юлламага һәм башка хокукларга ныклы гарантия бар иде

СССР таркалуга нинди сәбәпләр китерде?

Мәгълүм булуынча, тормышның үзеннән дә яхшырак укытучы юк. Ә ул чынбарлыктагы демократик үзгәрешләрнең, беренче чиратта, дистәләгән миллион кешенең социаль-икътисади хәленә ничек йогынты ясавын күрсәтте. Күпләрне үзгәртеп кору кирәк идеме, ул тарихи яктан мөһим идеме, дигән сорау борчуы гаҗәп түгел. Күпләр совет чорын сагынып искә ала. Аның үткәне бай түгел, әмма хезмәткә, ялга, белем алуга, медицина хезмәтенә, социаль ташламаларга, бушлай фатирга, шифаханәгә юлламага һәм башка хокукларга ныклы гарантия бар иде


Үзгәртеп кору башлангач, тиздән кешеләр “демократлар”, либераллар­ның үзләрен алдавына инана, аларның көнбатыш үрнәге буенча оҗмах тормышы турындагы вәгъдәләре юкка чыга. Азчылык беркайчан да хыяллана да алмаган нәрсәләр хуҗасы була. Кешеләр байлар һәм ярлыларга бүленә. Әмма бу күпчелекне турыдан-туры талау исәбенә барлыкка килә.

Сүз дә юк, Совет чоры вариантындагы социалистик корылыш камил булмый, ул реформалауны тәлап итә. Сталинның вафатыннан соң ил җитәк­челе­ге, өстән-өстән үткәрелгән үзгә-реш­ләр белән генә чикләнеп, бер урында озак таптана. Ә бит реформа кирәклеге көн кебек ачык була. Моны социализмны яратып бетермәгән аналитиклар да аңлый.

“Прага язы”ның күренекле эшлеклесе Ч. Цисарж болай дип яза: “Барлык Совет блогы дәү-ләт­ләрендә “Сталин буенча социализм” моделе урнаштырыла һәм нәкъ менә бу Кремль идарә­челәренең коточкыч хатасына әверелә... Бу модельдә каршылыклар һәм кризислар генетик рәвештә салынган була, ә система җимерелгәннән соң социализм идеяләренең уңай эчтәлеге каралана...”

Әмма Сталинның, КПССның эчке сәясәте зур социаль, икътисади һәм фәнни-техник уңыш­ларга китерә. Шул ук вакытта Сталин идарәсе, аның нәтиҗә-ләре Цисарж искә алган диск­редитациягә китерә.

1956 елда КПССның XX съездында Н. С. Хрущев Сталинны шәхес буларак фаш итә. Ул: “Сез акылсызлар – тиранга буйсындыгыз һәм хәтта аны яраттыгыз. Хәзер сез үкенергә тиеш, ә мо­ның өчен мин сезгә өч-дүрт ел эчендә Американы ит һәм сөт буенча куып җитәргә вәгъдә бирәм”, – дип, доклад белән чыгыш ясый.

Н. Хрущев бу сүзләре белән Совет корылышын юкка чыгара, бу күпмилләтле совет дәүләте­нең легитимлыгын бетерүгә беренче принципиаль адым була. Шул рәвешле СССРның тулысынча таркалуына китергән процесс башлана. Партиянең XX съездының әһәмияте турында фикер алышу булган күп кенә элиталы җыелышларда, Хрущев күрсәтмәсе буенча, илнең милли аңының төп символы булган Сталин социализмының идеологик базасын җимерү башлана. Сталинизм бит халык һәм власть белән берлектә оештырыла. Сталин үлә, аның властен каһәрләгән­нәр судан коры чыга, бөтен гаеп халыкка йөкләтелә. Бу – власть хыянәте, һәр дәүләт тарихында куркыныч эш. Шуннан халык акрынлап “таркала” башлый һәм ил гамәлдән чыга. Партиянең XX съезды җәм­гыять­не өлешләргә бүлде. Шул ук елларда партия органнарын идеологик яктан эшкәртү һәм про­пагандалау нәтиҗәсендә илнең өлкән һәм яшь буыны ара­сында ачык канәгатьсезлек белдерүләр башлана. Кире һәм негатив фактлар Көнбатыш илләренә, беренче чиратта, АКШка, СССРга каршы мәгълү­мати сугышны башларга көчле этәргеч бирә.

Чынлыкта исә СССР яшәе­ше­нең нигезләренә Көнбатыш илләре һәм безнең эчке дошманнар тарафыннан һөҗүм ясала. Барлык көчләр, барыннан да элек, Британия разведкасыныкы, Сталинны “фаш итү” буенча стратегик мәгълүмат операциясен гамәлгә ашыруга юнәлтелә. “Анти-Сталин” опера­ция­сенең беренче этабы нәти­җә­се Европада һәм Азиядә җәмәгатьчелек аңында социализм идеясеннән баш тарту булды. Шулай итеп, СССРдан мәгълүмати-идеология башлангычын тартып алу процессы башлана. Н. С. Хрущев Сталин сәясәтен дискреди­тацияләү буенча үз гамәлләре турында башка коммунистик партияләрне кисәтми. СССРга сәяси җитәк-челек итүдә Н. Хрущев КПСС Үзәк комитеты компетентлык күрсәтми.

1945 елның көзендә “Халыкара мөнәсәбәтләр буенча совет” нигезендә Нью-Йоркта Аллен Даллес җитәкче­легендәге СССРга каршы мәгълүмат сугы­шының генераль штабы төзелә. “Салкын сугыш” башлана. Даллес болай ди: “СССРда хаос таратып, без кыйм­мәт­ләрне ялганга алыштырачакбыз һәм аларны бу ялган кыйммәт­ләргә ышанырга мәҗбүр итәчәкбез, мо­ның өчен без Русиянең үзен­дә союздашлар табачакбыз, алар ярдәмендә секс, көч куллану, хыянәтчелек культын пропагандалаячакбыз. Дәүләт бе­лән идарә итүдә хаос һәм буталчыклык тудырачакбыз. Чи­нов­никларның, ришвәтчеләр­нең акылсыз гамәлләр кылуына актив ярдәм итәчәкбез... Шул ук вакытта төп басымны яшьләр­гә ясаячакбыз”.

Сигезенче бишьеллык сугыштан соңгы елларда иң уңыш­лысы була. Әмма, Көнбатышка каршы мәгълүмати пропаганданы активлаштыру урынына, КПСС Үзәк комитеты оборона позициясен ала. Арытаба пропагандадан контрпропагандага күчәләр. Сталин буенча социализм моделе системасы җиме­релгәннән соң, бөтен дөньяда социализм идеяләренең уңай яклары юкка чыгарыла. Кызганычка каршы, Сталинның, КПСС­ның эчке һәм тышкы сәя­сәте, фашизмны җиңеп, зур социаль, икътисади һәм фәнни-техник уңышларга ирешүе, җи­мерелгән халык хуҗалыгын күтәрүе турында онытыла.

Кызганычка каршы, М. Горбачев 1985 елда СССРда реформаларны башлап, америкалылар тарафыннан эш­ләнгән “Халыкара мөнәсәбәтләр советы” планы буенча гына эш итә. Бу ил икътисады таркалуга китерә. Үзгәртеп коруны оеш­тыручының икътисади концепциясе дә, бернинди дәүләт идеясе дә булмый. Халык хуҗалыгы планы финанс һәм матди ресурслар белән тулысынча тәэ­мин ителгән дәүләт заказы төрен ала. Шул ук вакытта заказ җи­тештерүнең гомум күләменнән 90-95 процентка кадәр киметелә, ә калган 5-10 процент продукцияне килешү мөнәсәбәтләре ни­гезендә предприятие үз телә­ге белән тотына. Алдагы еллар­да алынган тәҗрибә ни­гезендә акрынлап дәүләт заказының оптималь дәрәҗәсен билгеләү күздә тотыла.

Властька М. Горбачев килгәч, ул һәм аның командасы җәмә­гатьчелек аңына төп җитештерү көчләренә дәүләт милке прин­цибының ныклыгы турындагы фикерне кертә башлады. Шул ук вакытта янәсе Көнбатышта бу нәкъ шулай булуына сылтандылар. Моңа “үзгәртеп кору” башыннан ук барлык мәгълү­мати-пропаганда машинасы эшләде. Бу эстафетаны Русия­нең киңкүләм мәгълүмат чаралары да кабул итте.

Чынында исә дәүләт пред­приятие­ләренең хосусый милек­кә күчүе 1988 елда, “Дәүләт предприятиесе (берләш­мәсе) турында” һәм “Кооперативлар турында” законнар кабул ител­гәч башланды. Яңа икътисади нигез булдыру сәяси бурыч булып торды, аның ил үсешендә һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуда бернинди дә катнашы булмады. Кешеләргә икътисад турында сөйләделәр, ә сүз сәясәт турын­да барды. “Югары”да берәү дә җит­ди рә­вештә яңа тормыш булдырырга җыенмады, беренче чиратта, властьны шәхси мәнфәгать­лә­рен тәэмин итү өчен тотып калу турында уйладылар.

План гади иде: кыска вакыт эчендә яңа сәяси властьның социаль таянычы буларак шәхси милекчеләр классын булдыру. Ельцин властька килгәч, хосусыйлаштыру машинасы тулы көченә эшли башлады, моны нигезләү өчен кеше­ләргә дәүләт милкен хосусыйлаштыру, дәүләт икътисадының нәти­җәлелеген арттыру ысулы буларак, дөнья­да күптән мәгъ­лүм, дип белдер­деләр.

Дөньяда дәүләткә кирәк бул­ган предприятиене яки тармакны, мәсәлән, оборона, социаль, фәнни-техник әһә­мият­кә ия бул­ган яисә милли гореф-гадәт­ләргә бәйле предприятиене хосусыйлаштырырга ярамый дип санала. Русиядә моның белән исәпләшеп тормадылар.

Бөтен дөньяда дәүләт, кирәк булган очракта, шәхси кулларда булган пред­приятиеләрне дәү­ләткә кайтару мөм­кинлегенә ия. Мисал итеп Бөекбри­та­ния­не китерергә була. Анда бер-берсен алмаштырып торган лейбо­ристлар һәм консерваторлар хөкүмәте эзлекле рәвештә теге яки бу производстволарны әле дәүләткә кайтарды, әле хосусый­лаштырды. Русиядә дәү­ләткә кайтару мөмкинлеге бө­тенләй каралмады.

Русиядә хосусыйлаштыру җитәкче­се А.Чубайс һәм аның хезмәттәшләре — хосусыйлаштыру процессын оештыручылар (А. Кох, П. Мостовой, М. Бойко һ. б.) — бер тапкыр да Америка тикшеренү үзәкләре һәм дәүләт учреж­дениеләре белән элем­тәдә торулары турында белдер­мәде. Мәгълүматны яшерү безгә хас, чөнки Русиядә күпләр
А. Чу­­байс аппаратында Америка “экспертлары” эшләгәнен белә иде. Нәкъ шул чорда Русиянең матбугат министры Полторанин берничә тапкыр Башкортстанга килеп, Ельцин провокациясен хуплауны үтенде.

А. Н. Яковлев җитәкчеле­ген­дәге киңкүләм мәгълүмат чаралары сүз иркен игълан итеп, дәүләткә каршы кампания җәел­дерде. Телеканалларда, имеш, партия кадрлары тарафыннан тоткарлауның мифик механизмы белән көрәшү өчен дәүләткә каршы көчле про­паганда алып барылды, КГБ һәм Чит ил эш-ләре министрлыгы системаларын дискредитацияләү башланды. “Тоткарлау механизмы” терминын Гарвард университеты белгечләре уйлап чыгарды.

Нәкъ менә шул чорда көнба­тыш киң­­күләм мәгълүмат чаралары ярдә­мен­дә СССР идарә­сенең барлык бас­кыч­ларында, беренче чиратта, партия-­совет органнарында тоталь чис­тар­­ту башланды. 1986-89 елларда
М. Гор­бачев басымы астында КПСС Үзәк комитетының икенче секретаре Е. Лигачев, фанатларча тугрылыгын күрсә­теп, КПССның өлкә край комитеты, рес­публика Үзәк комитетлары секрета­рь­ларының 82,2 процентын эшеннән алдырды. Бу КПСС тарихында иң зур чис­тарту булды. Горбачев шул рәвешле “иске гвардия”дән арынды. Ул аңа бер­ничә ел эчендә күпмилләтле бөек илне җимерергә ярдәм иткән сатлыкҗан­нар­дан торган яңа “демократлар” ко­мандасын формалаштыру мөмкинлеге бирде.

Шулай итеп, бөтен ил буенча Горбачев һәм Ельцин үзгәртеп корулары чорында совет җитәк­чесе образы, партия хезмәт­кәрләре, аның идеаллары, комсомол оешмалары, Совет коры-лы­шының барлык институтлары да диярлек каралтып күр­сә­телде. Барысы да. Хуҗа­лык­ның дәүләт системасы, имин­лек органнары һәм армия генә түгел, ә Фәннәр академиясе, Язу­чылар берлеге, хәтта балалар бакчалары һәм пионер лагерьлары да.

Кире стереотиплар булдырылганнан соң, власть һәм ида­рә органнары реформасы башланды. Дәүләт системасын үзгәр­теп коруның һәр этабы төр­ле идеологик штамплар белән үре­леп барды. Алар тагын да ныграк радикальләшә барып, Совет тормышын төзекләндерү принципларыннан читләште.

Ә үзгәртеп коруның иң төп аттракционы – яшәү рәвешен пропагандалау. Телевизион рә­семнәр, “Макдональдс” кафелары, чит ил машиналары “алар­­­дагы кебек яшәргә” өндәде. “Алар кебек яшәү өчен, анда яшәргә кирәклеген беркем дә аңларга теләмәде.

Барлык киңкүләм мәгълүмат чаралары совет халкына “дөрес юл” бул­ган бердәм дөнья цивилизациясе турында сөйләде, янәсе Русия социализм чорында (бигрәк тә Сталин һәм торгынлык чорында) аңардан тайпыл­ган. Үзебезнең “цивилизациягә кире кайту” концепциясе һәм “гомумкешелек кыйм­мәтләренә” юнә­леш тоту шуннан килеп чыга.

1991 елның 8 декабре – илебез тарихында иң фаҗигале көннәрнең берсе. Бу көнне ул вакытта Советлар Союзы составына кергән Русия, Украина һәм Белоруссия лидерлары “Беловежская пуща” тыюлыгында СССРның “геосәяси чынбарлык” буларак эшчән­леген туктату турында игълан ителгән документка кул куйды. Әлеге документ илне тар-мар итте. Беркем дә моңа комачауларга тырышмады – халыкны сталинизм, властька ышаныч югалту, битарафлык һәм канәгатьсезлек кебек төшен­чәләргә бәйле хисләр биләп алган иде. СССР таркалуның мө­һим сәбәбе – халык һәм власть структуралары арасын­да турыдан-туры элемтә булмау.

Русия, Украина һәм Белоруссия Югары Советлары СССР таркалуының юридик рәсмиләш­терелүенә нокта куйды, алар Бәйсез Дәүләтләр Берлеген төзү турындагы килешүне бертавыштан диярлек хуплады (Русия парламентында нибары алты депутат кына моңа каршы тавыш бирә). Тиздән БДБга барлык со­вет республикалары да диярлек кушылды. 1991 елның 25-26 де­кабрендә СССР Югары Советы Союз таркалу фактын раслады һәм дәүләт властеның союз органнары вәкаләтләрен туктату өчен тавыш бирде.

Шулай итеп, Көнбатыш иллә­ре, 1946 елдан башлап СССРга каршы Даллес программасын тормышка ашырып, кыска вакытта интеллигенция, “демократлар”, либераллар, Советлар Союзы эчендә көчле мәгълү­мати сугыш оештыруга иреште һәм партия, КГБ һәм Эчке эшләр минстрлыгы хезмәткәрләренең югары эшелоны хыянәте нәти-җә­сендә илне тарката алды. Моңа шулай ук Горбачев белән Ельцин арасында власть өчен барган сугыш та ярдәм итте. Гор­бачев­ның үзгәртеп кору сәясәте социаль-сәяси һәм икътисади системаны радикаль рә­вештә яхшыртырга тиеш иде. Кызганычка каршы, аны тиешле дәрәҗәдә үт­кәрә алмадылар. Реформа үт­кәрү һәм зур хаталар ясау да хәлне кис­кен­ләштерде.

“XX гасырның иң зур гео-сәяси фаҗигасеннән” (1991 ел вакыйгаларын Президент Владимир Путин шулай дип атады) 30 елдан соң элекке Советлар Союзында яшәүчеләрнең күбесе мондый хәлнең ничек килеп чыгуын аңламый. Берәүләр СССР таркалуы аның тарихи үсеше барышына алдан билгеләнгән факт, ә аянычлы хата коммунизм төзүчеләр “яңа кеше” булдыруга керешкән вакытта ук салына дип саный. Икенчеләр республика милли элитасы ягыннан властька омтылуга, популяр булмаган СССР президенты Михаил Горбачевтан арынырга теләү гаепле ди. Өченчеләре хыянәттә Михаил Горбачев, Эдуард Шеварднадзе, Александр Яковлев йөзендә партия элитасын гаепли. Әгәр дә үзгәр­теп коруны акыл белән алып барсалар, СССРда яңа социалистик җәмгыять барлыкка килер иде.

Ельцин “перевороты” СССР­ның алга таба үсешен өзде. Ру­сиягә көчләп тагылган Америка капитализмы ышанычсызлыкка китерде.

Яңа үзгәртеп коруларның мәгънәсе Русияне капитализм алып килгән таркалудан саклап калу булырга тиеш. Бу киң иҗ­тимагый даирәләр аңына барып җитә. Русиягә социаль коры­лыш­­ның яңа моделе кирәк. Ул конвергенция теориясе һәм социалистик системаның да, заманча буржуазиянең дә иң яхшы сыйфатлары һәм үзенчәлекләре белән бәйләнгән булырга тиеш. Моңа эволюцион, реформаторлык үсеше юлы белән ирешергә мөмкин.

Совет системасы таркалу нә­тиҗә­сендә Русиядә милләтче­лек, сепаратизм, экстремистлык, корпоративлык, чиновниклар коррупциясе кебек кире күре­неш­ләр артты. Алар демократия процессы, гражданлык җәм­гыяте формалашуга комачаулый. Русия власть системасын формалаштыру шартларында бу кире күренеш шулкадәр көчәйде ки, хәтта Русиядә демократик хокукый мөнәсәбәт­ләрне формалаштыруда җитди киртә булып тора.

Бүген Русиядә гражданлык җәмгыяте формалашу проблемасына карата властьның сәяси структуралары һәм фәнни җә­мәгатьчелек кызыксыну бел-дерә. Бу аңлашыла да, чөнки гражданлык җәмгыятен формалаштыру – икътисади, сәяси һәм хокукый реформалар үткә-рү, хокукый дәүләт формалашу юлында Русияне алга этәрү өчен кирәкле шартларның берсе.

Президент В. В. Путин ал­дын­да бүген тагын да катлаулырак бурыч тора. Сүз яхшы яисә начар үсеш юлларын сайлау турында түгел, ә А. И. Сол­женицын сүзләре белән әйткән­дә, “халыкны саклау” турында бара.

Русиядә Гражданлык җәм­гыя­тен формалаштыру өчен нәрсә эшләргә кирәк? Барыннан да элек, “гражданлык җәмгыяте” төшенчәсен аңларга кирәк. Русия хокукый дәүләт буларак формалашсын өчен күп эшләргә кирәк әле, җәмгыять гражданлык мәдәния­тенең югары дәрәҗә­сенә ия булырга тиеш. Моның өчен җәм­гыятьнең һәр әгъза-сының икътисади бәйсез­леге шартлары аша гражданнарның хокукый тигезлеген тәэмин итәр­гә кирәк. Кызганычка каршы, кабул ителгән законнар һәм күп кенә закон проектлары эшләми, күрәсең, алар да либералларга сатылган. Алары, үз чиратында, әлеге законнарны Көнбатыш илләре стандартларына яраклаштырырга омтыла, әмма ул стандартларга безнең бүгенге чынбарлык туры килми. Нәтиҗә­дә, бездә кабул ителгән күп кенә законнар я эшләми, я җәмгыять мәнфәгать­ләренә каршы эшли.
Русия бүген көчле генә түгел, бай ил дә. Гражданлык җәмгыя­те институтларын финанслау өчен без эчке резервларны табарга тиеш. Үзенең кеременең бер өлешен әлеге максатларга юнәлтсен өчен без бизнесны дәрт­ләндерергә тиеш. Мотивация төрле булырга мөмкин, әмма иң нәтиҗәлесе икътисади җәһәттән дәртләндерү, мәсәлән, салым ташламалары бирү дип уйлыйм. Без Көн­батыш ярдәме­нә мохтаҗ түгел. Чөнки бу акчалар исәбенә Көн­батыш илне төрле юнәлешләр буенча тәҗ-рибә мәйданчыгына әверелдерә. Иң куркынычы – чит ил акчалары тәгаен сәяси эшчәнлеккә юнәлтелә.

Властька вассаларының әх­лак­сыз булуы отышлы. Андыйлар белән идарә итү җиңелрәк. Әмма акча тантана иткән җәм­гыятьтә әдәпсезлек барлык катламнарга да үтеп керә.

Үзен милләт итеп тоймаган җәм­гыять әхлаксызлыкка дучар ителә. Академик Д. Лихачев рухында “җан экологиясе” турында фикер алышу бүген көлке генә тудырырга мөмкин. Бәхеткә, 90нчы еллар тәҗрибәсе бар һәм безне алдау җиңел булмаячак. Бүген беркем дә фикерләү өчен сәбәп эзләп “Яңа дөнья”га аяк басмаячак. Һәм “яңа интеллигенция” юлбашчыларын тыңла­маячак.

Билгеле булуынча, безнең “яңа интеллигентлар” аңына сеңдерелгән рәсми идеология – “модернизация теориясе”. Без аның нәрсә икәнен беләбез. Бу – капиталлар амнистиясе. Бу фән, армия һәм сәнәгатьнең юк­ка чыгуы. Ә безгә “власть” һәм “яңа интеллигенция” арасында берәр аерма бармы икәнле­ген аңларга кирәк. Минем карашка, аерма юк. Русиянең сәяси һәм фәнни җәмәгатьчелеге, интеллигенция инде берничә ел ил өчен чагыштырмача яңа булган заманча дөньяда һәм Ру­сиядә гражданлык җәмгыятенең барлыкка килүен һәм аның үсеш үзенчә­лекләрен аңларга тырыша.

Октябрь Вәлитов,
профессор, философия фәннәре докторы.
Читайте нас