УЗИ нәтиҗәләре буенча, 25 яшьлек Хәлимәнең җиде баласы туарга тиеш булган.
Африканың Томбукт шәһәрендә яшәүче Хәлимә Сиссе агымдагы атнада тугыз бала — биш кыз һәм дүрт малай тудырган. Бу хакта Малиның Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгына сылтама белән “Maliweb” яңалыклар порталы хәбәр итә.
"Илнең башкаласында ике атна дәваханәдә ятканнан соң, Мали Президенты Ба Ндаоның шәхси күрсәтмәсе буенча 25 яшьлек Хәлимә Мароккога бала табу өчен килде. Кесарево кисүе нәтиҗәсендә 4 майда тугыз бала дөньяга килде", — дип белдерә министрлык. Мали хакимияте, әни кеше һәм балалар үзләрен яхшы хис итә, дип билгеләп үтә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, Мароккода да, Малида да УЗИ табиблары җиде баланы гына "күргән" булган.
Сиссе һәм аның сабыйлары Малига берничә атнадан кайтырлар дип көтелә.
Бөтендөнья банкы мәгълүматларына караганда, Малида бер хатын-кызга 6,3 бала туры килә. Бу күрсәткеч буенча Мали дөньяда күрше илдән — Нигердан гына калыша. Мали Африкада иң яшь халкы булган илләр өчлегенә керә. Бүген анда яшәүчеләрнең уртача яше — 16,3.