Фашистларның кабахәтлекләренә бу очракта нәрсә киртә куйганлыгы гаҗәеп хәл булып кала.
Илебез җирләрен басып алган фашистларның анда хатын-кызлар белән нинди вәхшилекләр кылганлыгы тарихтан да, әдәби әсәрләрдән һәм нәфис фильмнардан да яхшы билгеле. Ләкин түбәндәге очрак турындагы язма ул вакытларда да сәер һәм серле хәлләр булганлыгына, һәр немецның да кансыз фашист булмавына бер дәлил кебек кабул ителә.
Ул вакытта Машага унҗиде яшь була, алма кебек пешеп-тулышып өлгергән генә чагы. Бу авылда сугышка кадәр үк эре машина-трактор станциясе һәм зур булмаган ат заводы урнашкан була. Фашистлар басып алгач, биредәге МТСта алар танклар ремонтлау остаханәсе ачып җибәрә, ә ат заводында үзләренең атларын дәвалау өчен ветеринария бүлеге булдырыла. Маша нәнәсе белән генә яши, хатын әле бик карт та булмый, ныклы бәдәнле көчле бу ханымның тирә-якта им-томчы дигән даны да таралган була. Әллә нинди могҗизаларга сәләтле булмаса да, фал ачу, сөйдергеч бөтиләр әзерләү, авыртуларны басу кулыннан килә.
Берзаман аның янына өлкән генә яшьтәге немец ветеринары, фельдфебель килеп йөри башлый. Кичләрен килеп керә, чәйгә ниндидер тәмле әйбер кыстырырга да онытмый, әбекәй белән өстәл артына утырышып алалар да аралаша башлыйлар. Аралашу дип ни, немец урысча аз-маз гына сукалый, әбкәй, гомумән, бер авыз сүз дә белми, шулай сөйләшми генә диярлек аралашалар. Кич дәвамында шулай бер-берсенә карашып утыралар, ләкин Маша әйтүенчә, алар шулай уйлары белән генә сөйләшкән.
Яшь кызга ул чакта бик авырга туры килгән, нишлисең, югарыда телгә алынганча, пешеп-тулышып өлгергән чагы. Немец солдатлары да, полицайлар да тынгы бирми, кем артына сугып китә, кем кыскалап ала, почмакка алып кереп китәргә дә маташалар. Бер солдат исә, часть командирының шоферы, аеруча бәйләнчек була, артыннан калмый диярлек. Ниһаять, берсендә немец солдаты Машаны караңгы тыкрыкта эләктереп ала да егып та сала. Бәхетенә, иң соңгы моментта сукмакта теге ветеринар-фельдфебель пәйда була. Күреп тә кала, теге солдатка кычкырып та җибәрә. Армиядә югары чиндагы кешенең абруе зур, солдат ничек сикереп торганын да сизми кала. Карт ветеринар теге юньсезне эт итеп сүгеп, казармага куып кайтарып җибәрә. Ә Маша ни үле, ни тере түгел. Аны тынычландырып, фельдфебель, сүзләр-ымнар белән аңлата алган кадәр, бүген аны коткарып кала алуын, ләкин һәрвакыт янәшә була алмавын белдерә.
Кич өйләренә килгәч, аңа бер төргәк бирәчәген, Маша аны яшереп куярга һәм беркемгә дә күрсәтмәскә тиеш булачагын аңлата. Шулай булса, имеш, кызга беркем дә бәйләнмәячәк, якын да килмәячәк... Кич кунакка килгәч, карт немец, чыннан да, кызга ниндидер чүпрәк төенчек суза да яшереп куярга куша. Ә иртәнгесенә исә могҗиза: бөтен авыл аша уза, солдатлар яныннан да үтеп китә, комендатурага да кереп чыга – аңа беркем дә игътибар итми дә, күрми дә, әйтерсең лә ул бөтенләй юк! Ә теге шофер күзгә дә чалынмый башлый.
Теге ветеринарның сеттер токымлы эте дә була, бик акыллы бу маэмай хуҗасын һәрвакыт һәм һәркайда озатып йөри. Чираттагы кичтә фельдфебель Машаның нәнәсе белән гадәттәгедән озаграк утыра һәм кайтып киткәндә ул этенә монда калырга һәм шушында яшәргә боера. Эте бернинди ризасызлык белдермичә тыңлый, кала. Ә иртән иртүк авылның МТСын һәм ветеринариясен совет авиациясе бик каты бомбага тота һәм тар-мар итеп ташлый. Немецлар бик күп кырыла, фельдфебель дә исән калмый...
Озакламый авылга Кызыл Армия частьлары керә. Кайсыдыр юньсезе доносыннан соң Машаның проблемалары башлана: ул, имеш, полицайлар белән чуалган, немецлардан да чирканмаган, очраган берсе белән йоклаган... Сорау алулар башлана, ә сүз кыска, тыңлап торучы да юк – фашистларның кәнтәе, бетте-китте! Кыскасы, аңа Себер колонияләре яный. Шуннан Маша, бөтен кыюлыгын җыеп, үзенең кыз булуын белдерә, ышанмасагыз, тикшереп карагыз, ди. Тикшергән табиб моның чыннан да шулай булуын раслый. Моңа барысы да аптырый, чөнки фашистлар оккупациясеннән соң һәр хатын-кыз да моның белән мактана алмас иде...
Сугыш тәмамлангач, авылга солдатлар кайта башлый. Маша – сау-сәламәт, зифа буйлы, чибәр, көче, дәрте ташып торучы 22 яшьлек кыз! Нәкъ кияүгә чыгар вакыт, ахирәтләренең күбесе инде кияүдә, кайберләренең балалары да бар, ләкин Машаның гына егете дә, күз атып йөрүчесе дә юк. Кич утыруларга да, тансыларга да йөри, әмма аңа бер егет тә карамый, әйтерсең лә күрмиләр дә! Шулвакыт ул теге фельдфебель биргән чүпрәк төргәкне исенә төшерә. Мич артыннан, кәбәркәдән аны көч-хәл белән табып ала, сүтеп караса, анда ниндидер йоннар, коры үләннәр... Моны нишләтергә дип уйлана-уйлана да Маша, мичкә яга. Ә иртәгәсен аның янында ир-егетләр янә көтүе белән бөтерелә башлый...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.