+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
14 Май 2021, 10:37

Көлеп торам, биеп торам, кай җирләрем ошамый?

Ялгыз булып яшәмәгез!

Үз парыңны табу җиңелме? Юк икән шул. Монда инде тышкы матурлык та, ниндидер башка үзенчәлекләр дә төп рольне уйнамый. Килешәсездер, кайбер кешеләр әллә ни матур булмаса да, үзләренә тартып тора. Ә кайберләре, киресенчә, соңгы мода буенча киенсә дә, яннарына якын киләсе дә килми.
Белгечләр мондый хәлне кешенең эчке торышына бәйли. Сәламәт, позитив кешеләр һәрвакыт башкаларга күркәм булып күренә. Чыннан да, йөзенә үк ризасызлыгы чыккан, арыган, аякларын чак сөйрәп йөрүчеләр бер дә күңелгә ятмый. Аеруча ир-егетләр бу үзенчәлеккә игътибар итә икән.
Күтәренке кәефле, җитез хәрәкәтле һәм икенче җенес вәкилләренә сөйкемле булып калу өчен дөрес тукланырга кирәк. Бу җәһәттән белгечләр түбәндәге ризыкларны даими кулланырга чакыра: лимон, бал, каймак, йогурт, помидор, чәй һәрвакыт рационда булырга тиешлеген әйтә.
Тагын да В төркеме витаминнарына бай продуктлар, арахис, татлы бәрәңге (батат), тавык, дуңгыз, банан, сыер ите, әфлисун, кара җимеш кебек витаминнарга бай ризыклар кулланыгыз. Тимер турында онытмагыз: шоколадта, сыер бавырында, карабодайда, шпинатта, кукурузда, корицада бар ул. Болар барысы да организмның чыдамлыгын арттыруга ярдәм итә.
Углеводлар да кирәк, чөнки алар кандагы шикәрнең кирәкле дәрәҗәсен тота, ул да энергия чыганагы булып тора. Ә менә фаст-футларны онытырга кирәк...
Фото: socialego.mediasole.ru
Читайте нас