Самолет бер пассажир белән очарга тиешме?
Самара шәһәрендә яшәүче Руслан Акопян социаль челтәрләргә Уфа-Самара маршруты буенча очышының видеоролигын чыгарды. Бер нәрсәне искә алмаганда, гадәти булмаган бер нәрсә дә юк кебек: самолетта Руслан горур ялгызлыкта очкан.
Самаралы күптән түгел ачылган рейсның бердәнбер пассажиры булган. Кадрларда ир-атның самолетның буш салонына керүе күренә, ә аннары ялгызы гына очышта хәвефсезлек буенча инструктаж тыңлый.
- Берүземә очу бик әйбәт. Самолет буш тоела: ул биеклекне бик тиз җыя һәм бик шәп маневрлый, - ди ул.
Социаль челтәрләрдән файдаланучылар самолетның Уфадан бер пассажир белән очуына карата ризасызлык белдергән. Чөнки ягулык бик кыйммәт тора, ә сатылган бер билет һава судносы очышына киткән чыгымнарны берничек тә капламаячак.