+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 июнь 2021, 19:55

Уфада музей оештытучылар бүләкләнде

Александр Сидякин Уфада Валериан Альбанов исемендәге полярниклар музеен булдыру проектында катнашучыларны бүләкләде.

Александр Сидякин Уфада Валериан Альбанов исемендәге полярниклар музеен булдыру проектында катнашучыларны бүләкләде.
24 июнь көнне Республика йортында Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин Уфада республика башкаласында туып-үскән, Арктиканың легендар тикшерүчесе Валериан Альбанов исемендәге Полярниклар музее булдыру буенча социомәдәни проектта катнашучыларны бүләкләде.
Исегезгә төшерәбез, май ахырында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров музейны ачу тантанасында катнашты. Александр Сидякин музейны оештыручыларның барысына да уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм республика Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
– Төньяк тикшеренүчеләренә, шул исәптән Башкортстанда туып-үскән кешеләргә багышланган музей республика өчен әһәмиятле вакыйга булды. Проектның идея рухландыручысы-төбәк җитәкчесе Радий Фәрит улы Хәбиров, - дип ассызыклады Александр Сидякин. - Бер ай эчендә музейда 200дән артык кеше булды. Алар арасында мәктәп укучылары һәм студентлар күп булуы мөһим. Музей төбәк халкын, кунакларны һәм туристларны җәлеп итә башлый. Боларның барысы да аның ачылышына катнашы булган кешеләрнең намус белән эшләүләре аркасында.
Республика Башлыгының Рәхмәт хатларына Уфа инвестицион-төзелеш комитеты директоры Марат Васимов, «Дисплей-АРТ» компаниясе менеджеры Андрей Жуков, Башкортстан мәдәният министры урынбасары Наталья Лапшина, Полярниклар музее хезмәткәрләре Зилә Хәбибуллина һәм Эвелина Баемова, Башкортстан Милли музее директоры Альбина Ярмуллина һәм Аксаков музее белгече Татьяна Петрова лаек булдылар.
Белешмә: Валериан Альбанов исемендәге Полярниклар музее Свердлов урамындагы сәүдәгәр Соловьевлар утарында урнашкан. Гомум мәйданы 300 кв. метрдан артык булган музей экспозициясе берничә тематик зонаны үз эченә ала. Алар Арктиканы үзләштерү тарихына, Русиянең Төньяк төбәк тормышында тоткан роленә һәм полярник-тикшеренүчеләргә, шул исәптән Башкортстанда туып-үскән кешеләргә багышланган.
Фото: башинформ
Читайте нас: