Башкортстанда дары склады янды.
Хәзерге вакытта барлык кирәкле чаралар күрелә, хәл контрольдә тотыла, диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Оператив мәгълүматларга караганда, утка каршы көрәшкә 72 кеше һәм 25 берәмлек техника җәлеп ителгән. Мәскәү вакыты белән 10.45 сәгатьтә янгын локальләштерелгән, 11.23 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) ачык яну бетерелгән. Утның таралу мәйданы 1200 квадрат метр — склад, 1500 квадрат метр-ачык мәйдан.
"Стәрлетамак шәһәрендәге О. Кошевой урамы, 2 адресы буенча урнашкан складтагы янгын турында хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына иртәнге 11 сәгать тирәсендә килде, урынга оператив рәвештә махсус хезмәтләр чыкты. Беренче Янгын-коткару бүлекчәләре килеп җитүгә склад бинасында һәм ачык мәйданчыкта янгын булуы ачыкланды. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат килмәде", - дип хәбәр итә коткаручылар.
Фото: Валерий Шахов.