“Кешене җибәрү кыен, кабат яшәргә өйрәнү дә. Үзең өчен кадерле булган тавышны ишетергә, ул кеше белән кайгыңны һәм шатлыгыңны уртаклашырга теләп шалтыратмыйсың һәм язмыйсың… Бу - газап. Моңа ничек өйрәнергә дә белмим. Дөресен әйтәм, бик авыр… Без бу карарга бергәләшеп килдек. Әмма ярты ел үтсә дә, мин элекке кебек яшәргә, көчле булырга һәм бары тик үземә таянырга өйрәнә алмадым. Чөнки көчле булып арыдым! Яңадан яратыла торган хатын-кыз буласым, үземне көчсез хис итәсем, ир-егеткә бәйле буласым, аның кайгыртуын тоеп яшисем килә. Уртак киләчәгебез турында хыялланасым килә. Ничек яшәргә? Риторик сорау, шулай булса да...” – дип язган Лилия.