+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
2 Июля 2021, 06:55

Машина җир астына төшеп киткән...

Водитель сүзләренә караганда, ул ни булганын аңламый да калган.

Водитель сүзләренә караганда, ул ни булганын аңламый да калган.

Уфадагы төнге көчле яңгыр явып үткәннән соң Цюрупа һәм Коммунистик урамнар киселешендә грунт җимерелгән. Өч метр тирәнлектә барлыкка килгән чокырга «Рено Логан» автомобиле эләккән.

Бу хәл турында төнлә мәгълүм булды. Урынга Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе коткаручылары, ашыгыч ярдәм, ЮХХДИ һәм шәһәрнең башка яшәешен тәэмин итү хезмәтләре вәкилләре чыкты.

«Автомобиль чокырдан чыгарылды һәм эвакуацияләнде. Зыян күрүчеләр юк. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. Тергезү эшләрен "СУРСИС" оешмасы башкарачак», — дип хәбәр иттеләр Уфа мэриясендә.

Водитель Павел Демин сөйләвенчә, ул ни булганын аңламый да калган. Машина салмак кына чокыр төбенә төшкән. Автомобильдән чыгарга аңа ЮХХДИ хезмәткәрләре ярдәм иткән.

Фото: Башинформ.
Читайте нас