+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 июль 2021, 21:30

"Миңнегали Шәйморатов - Башкортстанның гына түгел, бөтен илнең бренды"

Русия блогерлары, «Русия буйлап сәяхәт итәбез» проектында катнашучылар бүген Кырмыскалы районында Миңнегали Шәйморатовка ачылган һәйкәлне карадылар

Русия блогерлары, «Русия буйлап сәяхәт итәбез» проектында катнашучылар бүген Кырмыскалы районында Миңнегали Шәйморатовка ачылган һәйкәлне карадылар.

Блогерлар белән Шәйморатовның туганнары, тарихчылар һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае вәкилләре очрашты.

«Без Героебыз белән горурланабыз, аның хәтерен хөрмәтлибез. Генерал Шәйморатов Башкортстан халкы йөрәгендә аерым урын алып тора. Республика җәмәгатьчелеге дистә еллар дәвамында легендар командирга Герой исеме бирелүгә күп көч салды. Ике ел элек нәкъ менә биредә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкының легендар комдивка лаеклы югары исем бирү мәсьәләсе буенча күпьеллык омтылышын тормышка ашырырга тырышачагын вәгъдә итте. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, 2020 елда гаделлек тантана итте - генерал Шәйморатов "Русия Федерациясе Герое" исеменә лаек булды", - дип сөйләде Дәүләт җыелышы-Корылтай вице-спикеры, Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова.

Геройның туган авылында, сүз уңаеннан, хәзер ул Шәйморатов исемен йөртә, сәяхәтчеләр музейда булды, шулай ук Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.

Эльвира Аеткулова фикеренчә, Ватан өчен гомерләрен биргән кешеләр истәлеге кагылгысыз.

- Миңнегали Шәйморатов - Башкортстанның гына түгел, бөтен илнең бренды. Ул дивизиянең сугышчыларын да бөтен Русиядә хөрмәтлиләр һәм хәтерлиләр, - дип билгеләп үтте ул.

Фото: Башинформ
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: