+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 июль 2021, 13:36

Самолет юкка чыккан...

Аның белән бергә 27 кеше дә.

Аның белән бергә 27 кеше дә.

Петропавловск-Камчатскийдан Палан бистәсенә рейс башкаручы "Ан-26" самолеты билгеләнгән вакытта элемтәгә чыкмаган, дип хәбәр итә "РИА Новости" басмасы. Беренчел мәгълүматларга караганда, самолет бортында 22 пассажир, шул исәптән бер бала һәм алты экипаж әгъзасы бар.

Самолет югалган урынында барысы да ачык күренгән, әмма күк йөзе тоташ түбән болытлы булган, дип хәбәр итә белгечләр.

Административ үзәк һәм Оссор бистәсеннән эзләү-коткару төркеме чыккан. Тиздән аларга вертолет кушылачак. Урынга, шулай ук, табиблар чыгарга әзер.

Һава судносын эксплуатацияләү һәм хәрәкәт иминлеге кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше кузгатылган. Әлеге вакытта "Камчатские авиалинии" һәлакәтне расламый.

Фото: РИА Новости сайтыннан
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: