+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 июль 2021, 08:55

Фирдүс Тямаев операция ясата алмый

Ул Германиягә китәргә тиеш иде. 

Фирдүс Тямаев операция ясата алмый
Фирдүс Тямаев операция ясата алмый
Ул Германиягә китәргә тиеш иде.
 
Моңа коронавирус комачаулаган.

Фирдүс Тямаев «Интертат»ка Германиядә операция ясатачагы турында сөйләгән иде. Кайсы төшкә ясатасын әйтмәсә дә, ул аның тавыш органнары белән бәйле операция булмавын искәртте.

Әле Фирдүс Тямаев «Интертат»ка операциясенең 28 июльгә күчерелүен хәбәр итте.

«Коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында, июнь ахырында Германия Русияне «кызыл исемлек»кә кертте. Баштан ук илгә килеп, ике атна карантинда утыргач, операция ясату варианты каралды. Соңгы көннәрдә аңа да рөхсәт бетеп, чикләр бөтенләй ябылды. Шуңа операцияне 28 июльгә күчерергә мәҗбүр булдык.

Ашыгыч операция түгел, ләкин сузарга да ярамый. Җәй көне ясатып каласым килгән иде. Ахыры хәерле булсын», — дип сөйләгән Фирдүс Тямаев «Интертат»ка.

Фото: интертат

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: