Коточкыч авария Иглин районында булган.
Самара-Уфа-Чиләбе автомобиль юлының 1521нче километрында "Toyota Chacer" һәм фура "Mercedes" бәрелешкән. Бәрелүдән соң күп тонналы машина каршы яктан килүче ике автомобильгә – "Skoda Octavia" һәм «Лада Гранта» өстенә ауган.
Хәзерге вакытта бер һәлак булган кеше турында мәгълүм – алынган җәрәхәтләрдән "Toyota" пассажиры вафат булган, водителе дәваханәгә салынган. Медиклар ярдәме шулай ук фура җимергән "Skoda"ның өч пассажирына да кирәк булган.
Фото: кп.ру