+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 июль 2021, 10:00

Төшерүчеләр иле

Видеоязмалар карап утырам. Рәхәт бит хәзер, теләгән нәрсәңне Интернеттан эзлисең. Ни өчендер, ничек эшлидер, ничек көйләнгәндер инде ул, белмим, тик кайчагында син теләмәгән нәрсәләр дә килеп чыга. Кайберләрен шундук сүндереп куясың, кайберләре белән кызыксынып китәсең, алар ниндидер уйга этәрә.

Төшерүчеләр иле
Төшерүчеләр иле

Бу юлы да шулай булды. Бөек Ватан сугышы турында мәгълүмат эзләгәндә Интернет миңа урам сугышлары язмаларын тәкъдим итә башлады. Олыгаеп, урам буенда бәргә­ләшеп йөрүдән туктагач, мин инде хәзер тыныч икән, элекке шикелле сугышучы юк икән дип уйлый идем. Бар икән. Сугышучыларны әйтәм инде. Тик алар элекке кебек түгел икән. Хәзер хәтта полиция хезмәткәрләре дә урам буенда сугышып, кеше кыйнап йөри икән. Митингны тараталармы шунда, ну манчыйлар инде җыелган кешеләрне, эт һөсләтеп куркыталар да, сугып егалар, бераз типкәләп алгач машиналарына илтеп ыргыталар. Ну, сугыша белә инде алар коралсыз халык белән, кулларында власть та, тукмак та бар – бер сүз дә әйтеп булмый.

Ә ниндидер бөек идея­ләрне яклап митингка чыккан халык нишли соң?

Митингка болай гына чыкмыйлар бит инде, нәрсәнедер, яки кемнедер яклау өчен чыгалар. Гадәттә, бөек үк булмаган хәлдә дә зур идеяләр, олы максатлар яклау өчен. Болар да шуңа дип чыккан бит инде. Сүзләребезне җитәкчеләр ишетсен дип. Полициянең тукмаклы төр­кемен чакырырлык булгач, идеяләре зур, максатлары нык, сүзләре кискен булгандыр. Ә менә тәртип сакчылары килеп кыйный башлагач, алар үзләренең фикердәшләрен якларга тиеш бит инде. Сугышырга котыртмыйм, һич югында сүз белән каршылык бел­де­рергә тиеш. Ә болар нишли? Фотога һәм видеога тө­шерә!

Әлеге күренешне түгәрәк эченә алганнар да, бер-берсен этешә-төртешә телефонга төшерәләр.

Берни дә эшләп булмый инде монда. “Безнең өчен сәнгать төрләренең иң мөһиме – кино һәм цирк!” Ленин бабай әйткән диләр моны. Әйткән­дер. Менә ул революция ясаган вакытта бөтен матрослар телефоннарын чыгарып фотога яки кинога төшерә башласа ничек булыр иде икән? Яки Гитлер һөҗүм иткәндә?

Полициягә каршы барырга ярамаганлыгын аңлыйм инде мин. Ләкин гадәти хулиганнар кемнедер кыйнаганда да шундый ук күренеш икән. Мондый видеоларның чиге-чамасы юк. Урам уртасында, көпә-көндез берничә егет өлкән генә яшьтәге бер абзыйны кыйный. Аяктан екканнар инде моны, йөзен-башын канга батырып ташлаганнар. Типкәлиләр хәзер. Ә узгынчылар… Юк, алар ярдәм итәргә уйлап та карамый. Алар тәртип сакчыларын да, “ашыгыч ярдәм” дә чакырмыйлар. Мөмкинлекләре юк. Телефоннары – “занято”. Алар видео төшерәләр. Видео төшерәлмәгәне фотога тө­шерә.

Исе китә инде безнең халыкның сәнгать өчен.Бозлавык юлдан барганда бер әби таеп егыла икән - һоп, Аллаһ бирде! Аны видеога төшерергә кирәк. Ничек ята, торырга маташа, дүрт аягына баса, тагын таеп китә… Әзер сюжет бит инде. Ярдәм итәргә ярамый! Бу кешелекнең максатына каршы килә. Ярдәм итеп аны аягына бастырасың икән, син әллә ничә кешене яхшы видеодан мәхрүм итә­сең. Берсенеке төшмәсә, берсенең каргышы төшәргә мөмкин.

Хәтта юл буенда ава­рияләр булып, кешеләр канга батып ятканда да безнең халык хәзер иң беренче телефонга үрелә. Юк, ярдәм чакырыр өчен түгел. Фотога һәм видеога төшерер өчен. Сән­гать корбан таләп итә, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән. Бүгенге сәнгать өчен кичек­мәстән корбан кирәк. Корбаннар бар икән – сәнгать тә бар дигән сүз. Һәртөрле фаҗи­галәр, аварияләр, урам сугышлары, кан, үтереш… Менә нәрсәләр бүген сән­гатьне алга этәрүчеләр. Ә бөтен кеше сәнгать белән шөгыльләнә. Ул башта кинога төшерә, аннары ярдәм чакыра… Яки чакырмый, онытып китеп бара…Чакырмаса да берни әйтеп булмый. Кызыгы бетте бит инде теге кешенең.

Яшәү шартлары үзгә­реп, тормыш камилләшкән саен кешенең кешегә кирәге кими бара. Элек адәми зат бер-берсенә терәк-таяныч булып яшә­гән. Ә хәзер… Кешегә кеше үзенең эгоистлык тойгыларын канәгатьләндерү өчен генә кирәк бугай.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: